|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2023 Шоу-бизнес
"Укол ясарга ниятләгән идем, өлгермәдем": Лилия Хәмитова әнисенең ничек үлүен сөйләде (ВИДЕО)Танылган җырчы лилия Хәмитова «Кунактан кунакка Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруында катнашкан. Анда ул әнисенең яман шештән үлүе турында сөйли. «Әнине бала кебек, кочаклап йоклата идем. Үләсе көнне без шундый рәхәтләнеп йоклаганбыз. Иртән торгач бүлмәсенә керергә куркып тордым, үлеп ята, дип уйладым. Янына кердем, шундый матур итеп елмаеп каршы алды. Көндезге 12 дә ашатып алдым. Үлер алдыннан кычкырып җибәрде. Мин, хәле яхшырсын дип, укол ясарга ниятләгән идем, өлгермәдем, соңгы 3 сулышын алды да, елмаеп, 2 тулырга 15 минутта җан бирде. Ул миңа гел: «Мине елый-елый озатма», – дип әйтеп килде. Кәфенлекне 2 ел элек, үлчи-үлчи, киеп карый-карый тегеп куйдык. Мондый әйберләрне алдан уйларга кирәк икән шул», - дип уртаклаша җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|