|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2023 Криминал
Азнакайда улы әтисен кайчы белән үтергән
Азнакайда яшәүче кеше әтисен үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә. Тикшерүчеләр мәгълүматларына караганда, 30 октябрь төнендә 26 яшьлек ир-ат әти-әнисендә кунак була. Кайсыдыр бер арада алар арасында тавыш чыга, нәтиҗәдә улы 75 яшьлек әтисенең күкрәк читлегенә кайчы һәм пычак белән кадый. Нәтиҗәдә, ир-ат шунда урында ук үлә, дип яза Татар-информ.
26 яшьлек ир-ат җинаять кылуда катнашын таныды. Тикшерүчеләр якын арада аны сак астына алу турында гариза белән судка мөрәҗәгать итәчәк.
Хәзерге вакытта әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|