поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.10.2023 Шоу-бизнес

"Теләкләрем чынга ашты": Айгөл Сагынбаева ни өчен сәхнәдән югалып торуын аңлатты

Танылган җырчы Айгөл Сагынбаева белән концертта очраштык. Салават Фәтхетдиновның шәкертен тамашачылар бик яратып өлгергән иде. Тик Айгөл соңгы арада сәхнәдән югалып торды. Җырчының хәл-әхвәлен белештек.

– Соңгы елларда сәхнәдә еш чыгыш ясамасам да, сәнгать дөньясында, җыр даирәсендә калам. Яңа җырлар яздырам, иҗади процесс туктамый. Әлегә гаилә кыйммәтләре өстенрәк, күбрәк балалар өчен яшим. Әммә моңнан аерылганым юк.
 
– Асыл тавышыгыз әрәм булмыймы соң?
 
–  Тормышта һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар. Гаилә белән карьера арасында тигезлекне саклап калып булмый. Хәзер вакытымны һәм бөтен көчеме гаиләмә бирәм. Балаларның үскәнен сизми дә каласың. Аларга җан җылысын биреп, ана кадерен белеп үссеннәр дип тырышам.  
 
– Тормыш иптәшегез иҗатка каршымы әллә?
 
– Күңелдәге моңны тыеп та, туктатып та булмый. Ирем, киң карашлы иҗади шәхес буларак, мәдәният өлкәсен аңлый. Эшләремне хуплый, ярдәм итә, этәргеч бирә. Ул халык җырларының рухи хәзинә икәнен яхшы аңлый.  Миңа аларны ешрак башкарырга киңәш итә. Халык җырларын курай, баян моңнарына кушылып җырлыйм. Төрле тарафлардан, Мәскәүдән дә, Казахстаннан да тәкъдимнәр килеп тора. Әлбәттә, җырлыйсым, чыгыш ясыйсым килә. Дәрт бар, куәт җитәрме икән дип уйланган чаклар да була. Әммә бу да табигый.
 
– Балаларга ничә яшь булды инде?
 
– Олы кызыма – 16, уртанчы кызыма – 10, төпчек улыбызга – 4 яшь тулды. Безнең арада бик тыгыз бәйләнеш. Балачактан өч баланың әнисе буласы килгән иде. Теләкләрем чынга ашты. Күпчелек вакытым балалар янәшәсендә узгач, алар күнегеп, борыннын чөя башлыйлар. Андый чакларда: “Җырлап кайтыйм әле”, – дип әйтәм. Сәхнә дә сагындыра бит. Балалар: “Әни, тизрәк әйләнеп кайт инде, сагынып көтәбез", - дип әйтәләр. Бу юлы Казанга килгәндә дә өчесе дә: “Әни, хәлләрең ничек? Кайда әле син?”, – дип борчылдылар.
 
– Концертыгызны кайчан көтәргә соң?
 
– 17 ноябрь Уфада булачак, Аллаһ Боерса. Концертлардан 5 ел тәнәфес алган идем. Әлбәттә, зур чара оештырыр алдыннан шик-шөбһәләр дә бар. Ничек үтәр? Тамашачы килерме? Җырларым ошармы? Бу һәр иҗат кешесенең уй-тойгыларыдыр. Барысы да яхшы булыр дип ышанам, чөнки иҗатымны яраткан тамашачым, ярдәмгә килергә әзер торган якыннарым, тугры дусларым бар. Концертта тамашачыга тормыш юлымны күрсәтәсем килә. Экранда күрсәтү өчен махсус видеолар да әзерләдек. Хәерле сәгатьтә булсын. Бу программа Уфада уңышлы узса, Казанда филармониядә концерт та ясармын, бәлки.

 


Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 31.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»