поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.10.2023 Язмыш

«Ходай сезгә андый сынауларны күрсәтмәсен...»

Миңнебай бабайны соңгы тапкыр 5нче класста укыганда күрдем. Озын тәнәфескә чыктык, ә ул исә йорты каршындагы бүрәнәдә утыра иде...

Бик сагынган чаклар була...
 
Әтисез үскәнгә микән, кечкенә чакта гел әнкәй артыннан тагылып йөрдем. Берсендә мәктәп каршындагы фонталга ияреп бардым. Чиләкләргә су агыза гына башлаган идек, шулчак фонтал каршындагы йорттан кулына скрипка тоткан бер бабай чыгып, бакча коймасына терәп ясаган эскәмиягә килеп утырды. Ашыкмый гына озын күлмәк җиңнәрен сызганып куйды да, уйнап җибәрде...
 
Тавышын радиодан ишеткәнем булса да, моңарчы скрипканы күргәнем юк иде әле.
 
– Кем бу, нишләп урамда уйный? – дип сорыйм әнкәйдән.
 
– Миңнебай бабаң, күңеле тулган чакларында шулай чыгып утыргалый ул...
 
Миңа кызык булып китте. Башына чия төсендәге түбәтәй кигән бабайны, аның кулындагы скрипкасын якыннанрак барып күрәсе килә башлады. Ни өчен дигәндә, без үскәндә авылда гармунчылар һәм баянчылар аз түгел иде. Ә менә скрипкада уйнаучылар турында ишеткәнем булмады. Әнкәйне тәки дә күндердем шул карт янына барырга. Безне күргәч, Миңнебай бабайның йөзе яктырып китте, уйнавыннан туктап, скрипкасын эскәмиягә куйды.
 
– И, наным (әнкәйне әйбәт белгән икән ул), соңгы араларда эч поша, йөрәк сикерә башлады, даруның да әллә ни файдасын күрмим, – диде Миңнебай бабай маңгаендагы бөрчек-бөрчек тирен кулъяулыгы белән сөртеп. – Тегендә китәргә вакыт җитә торгандыр инде, яшәмәдек түгел, яшәдек, күрәсен дә күп күрдек, бер Ходаем үзе генә белә...
 
Миңнебай бабай безгә яңа өйрәнгән бер көйне уйнап күрсәтте. Гап-гади татар картының шулай скрипкада өздерүенә сокланып та, хәйран калып та карап тордым. Бер көйдән икенчесенә салмак кына күчәргә кайда өйрәнгән ул, кемнән дәрес алган? Аларның нәселендә кулга мондый уен коралын тотып караган түгел, ә күргән кеше дә булмаган. Талант дигән нәрсә ул кешегә тумыштан килә, диләр. Талантың юк икән, теләк белән генә күп нәрсәгә ирешә алмыйсың. Димәк, Миңнебайбабай күңеленә дә җыр-моңга хәвәслек тумыштан салынган. Ни кызганыч, ул чакта мин аның кайда һәм нинди шартларда уйнарга өйрәнгәнен белә алмадым. Кечкенә идем, мине бу сорау кызыксындырмаган булса кирәк. Инде менә шактый еллар узгач, кайбер нәрсәләргә ачыклык кертә алдым.
 
Миңнебай бабай Хәмидуллин Бөек Ватан сугышында гади солдат буларак катнашкан. Совет сугышчылары белән бергә бик күп авыл-шәһәрләрне дошманнан азат иткән. Фронттагы кыюлыгы өчен дәүләтебез бүләкләренә лаек булган, берничә тапкыр җиңелчә яраланган. Сугыш юллары буйлап Европаның күп илләре аша узган, Берлинның үзенә кадәр барып җиткән. Шундагы җимерек йортларның берсендә табып алган ул кара футлярга салынган немец скрипкасын.
 
Хуҗалары күренмәгәч, барыбер монда ятып әрәм генә булачак, дип уен коралын үзе белән алган. Әлбәттә инде, командирларның рөхсәтен дә сорарга туры килгән. Әнә шулай, ерак немец иле башкаласыннан үзе белән истәлек итеп трофей алып кайткан. Шунысын да әйтергә кирәк, Миңнебай бабай сугыштан ерак илләр, ерак җирләр аша үтеп туган якларына кайтканда ук инде көйләр чыгарырга өйрәнгән. Баштарак авылдашлары, бу Миңнебай сугыштан тагы нәрсә күтәреп кайткан инде, дип бераз гаҗәпләнеп тә куйган. Ә инде аның скрипканы чыгарып уйнавын күргәч, күбесенең исе киткән. “Менә бит, нимес җиреннән скрипач булып кайткан”, – дип шаяртучылар, хәтта әле көнләшүчеләр дә булган.
 
Сугыштан соң ул беркадәр вакыт колхоз председателе булып эшләп алган, башка җаваплы вазифаларны биләп торган. Колхозга «Сложный» дип йөртелгән агрегат кайтарылгач, шуның белән кырда көннәр буе көлтә суктырган, намуслы хезмәте өчен бик күп мактауга лаек булган.
 
Колхоз эше никадәр генә арытса да, кичен кырдан кайткач, кулына скрипкасын алган. Халык җырларын, борынгы көйләрне тагы да остарак итеп уйнарга өйрәнгән. Клубта уздырыла торган бәйрәм концертларында авыл кызларын уйнап җырлаткан, биеткән. Аны хәтта мәҗлесләргә дә чакырганнар әле. Миңнебай бабай беркайчан карышып тормаган, скрипкасын култын астына кыстырып җәлт кенә килеп җиткән.
 
Берсендә, уен коралын киндер капчыкка салып, Казанга чыгып киткән ул. Максим Горький урамындагы 15нче йортта урнашкан радиотапшырулар комитетына барган. Чыгышын радиога яздырып, бөтен республика халкына ишеттерәсе килгән аның.
 
Радиокомитетта бер көйне нота буенча уйнап күрсәтергә кушканнар. Музыкаль белеме булмагач, каян белсен инде ул нотаны. Дөрес, берничә көйне уйнап биргән, Миңнебай бабайны әле мактаганнар да. Языла алмагач, Казаннан бераз сөмсере коелып кайткан.
 
Аның каравы, алтмышынчы елларда авылга концерт белән килгән легендар Әлфия Афзалованы скрипкада уйнап җырлаткан ул. Мин әле үзем дә аның җитмешенче еллар башында сәхнәгә чыгып «Шахта», «Карурман», «Рамай» көйләрен үзенә генә хас осталык белән башкарганын хәтерлим. Концертларда гел чыгып уйный торган иде.
 
...Миңнебай бабайны соңгы тапкыр 5нче класста укыганда күрдем. Озын тәнәфескә чыктык, ә ул исә йорты каршындагы бүрәнәдә утыра иде. Берничә малай янына бардык. Ул безгә томырдап торган зәңгәр күзләрен тутырып карап алды да:
 
– И, балалар, сезгә карыйм да, ачка тилмереп үскән малай чагым күз алдына килеп баса, – диде ул яшьле күзләрен сөртеп. – Ходай сезгә андый сынауларны күрсәтмәсен, бәхетле булып үсегез..
 
Авыл урамнарында скрипка түгел, гармун тавышлары да ишетелмәгән заманда, Миңнебай бабай кебек изге күңелле, олы җанлы, тәмле телле булып хәтергә уелып калган кешеләр торган саен сагындырып искә төшәләр.
 
Тәлгат Җамалетдинов.
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 31.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»