|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2023 Криминал
Диана Сәфәрова үлемендә гаепле бәндәгә беркем дә ышанмыйБүген судта Диана Сәфәрова һәлак булган юл-транспорт фаҗигасендә гаепләнүче иреген чикләү чарасын йомшартуны сораган. Әмма Чишмә район суды аны өй арестында калдырган. Бу хакта «Честно говоря» телеграм-каналы хәбәр итә.
Әнвәр Нургалиевның юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булган туганының адвокаты Елена Бутакова сүзләренчә, бүгенге утырышта гаепләнүченең шаһитлары үз күрсәтмәләрен үзгәрткән һәм әйтелгәннәрдә буталып беткән.
"Утырышның нәтиҗәсе шундый: шаһитлар тикшерү вакытында алдан бирелгән күрсәтмәләрдән баш тарталар. Шаһитлыкларда буталчыклык күзәтелә. Эш озакка сузылачак. Гаепләнүчене өй арестында тоту срогы озайтылды. Ул үзен өй арестыннан азат итүне сорый, зыян күргән якның балаларына ярдәм итәргә ант итә. Ул моны элек тә әйткән иде. Ләкин, әлбәттә, моңа беркем дә ышанмый», - диде журналистларга адвокат.
Шул ук вакытта Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев хәлне игътибар белән күзәтә.
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|