|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2023 Мәдәният
Камал театрының "Игезәк" спектакле премьерасына санаулы көннәр калды (ВИДЕО)
4, 5 һәм 7 ноябрьдә Галиәсгар Камал театрында "Игезәк" спектакле премьерасы булачак. Пьесада вакыйгалар Урта гасырларда Бөек ил территориясендә бара. Анда ике төп герой - Хан һәм Шагыйрь. Алар шулкадәр охшаган ки, хәтта иң якыннары да аларны аера алмый… Кеше һәм аның максаты, сайлау хокукы, сәясәт һәм сәнгать, мәхәббәт һәм матурлык кебек төшенчәләрнең дөньяны коткара алуы шик астына куела… Рольләрне РФнең атказанган артисты, ТРның халык артисты Илдар Хәйруллин, ТРның атказанган артистлары Рамил Вазиев, Ләйсән Фәйзуллина, Минвәли Габудлин, Алмаз Сабирҗанов, Эмиль Талипов, Илнур Закиров һәм Алмаз Борһанов башкара.
--- |
Иң күп укылган
|