поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.10.2023 Язмыш

“Икенче бала барыбер үләчәк” (ЯЗМЫШ)

Җанөшеткеч хәбәрне миңа акрын гына җайлап кына әйттеләр. Бу хакта ишеткәч, бик каты кычкырып җибәрүем хәтеремдә.

“Күкләрдә бәхетле бул. Сакла безне, бәгърем!”
Билгесезлек, мөгаен, иң авыр җәзадыр. Кайда аның Фәниле? Ничек аның хәле? Ашаганмы? Әллә соң төне буе футбол карап йоклап калганмы? Лилияне шушы сораулар гына борчыды...
 
“Бер-берегезгә килешеп торасыз”
 
Бәләкәй чагы иркәлектә үтә Лилиянең. Гаиләдә ике бала үсте алар. Әти-әнисе Әлки районы Базарлы Матак авылында абруйлы кешеләр булды. Ике кызларына да төпле белем бирделәр. Лилия исә, әнисе кебек саннар дөньясына кереп китәргә – икътисадчы булырга хыялланды. Казан дәүләт университетының бөтендөнья икътисады факультетына укырга керде.
 
Әле урта мәктәптә чыгарылыш сыйныфта укыганда ук, ике туган абыйсы Раил Габдрахмманов (Россия герое, танкист) янына танк училищесына күрешергә килгәч киң җилкәле, гәүдәле, елмаеп торган күзле Аксубай егете Фәнилгә кыз игътибар итми калмый. Егет кызны бер күрүдә үк, шатлыгыннан нишләргә белмәгән сабый баладай: «Бәхет кошымны таптып, ычкындырмаячакмын», – ди кызга. Кыз белән егет арасында хат алышу, телефон аша аралашу башлана. Лилия өченче курсста укыган чакта Фәнил аңа тәкъдим ясый. Кызларын кечкенәдән үк мөстәкыльлеккә өйрәтеп үстергән Зәйнуллиннар әлеге яңалыкны тыныч кабул итә.
 
– 2014 елда кавыштык без, Фәнил танк училищесын тәмамлагач бүленеш буенча Хабаровск өлкәсе округ штабына эшкә урнашты, – дип хәтерен яңарта Лилия Исхакова. – Ә мин барлык әйберләремне җыйдым да, ирем артыннан киттем.
 
Хәрби кеше хатыны булганын яхшы аңлый ул. Казаннан меңнәрчә чакрым ераклыктагы чит җиргә китүне дә тыныч кына кабул итә.
 
– Фәнил белән урамда йөргәндә бер таныш булмаган кешеләр килеп: “Сез күптән өйләнешкән парлармы?” – дип сорады, ә мин: “Юк, әле берничә ел гына”, – дип баш селким. Ә алар: “Сез шундый бәхетле пар, ирегез сезгә шундый яратып карый, килешеп, бер-берегезгә килешеп торасыз. Әллә каян күренеп тора”, – дип әйтеп уздылар. Нык яраттым мин аны, бик йомшак кеше булды Фәнилем. Кайсы гына хезмәт алып бармасын карьерасы үсештә булды. Кызыбыз Милана өчен үлеп китә иде. Кайчак бик соң кайта, кичке 10нар да була, ә ул юлда ук шалтырата да: “Милананы яткызмадыңмы әле?” – дип сорый. Юк, дисәң, чаба-чаба кайта да, кулларын юып, өстен алыштыра да, баланы йоклата. Ә сабый мышык-мышык әтисе куенында тәмләп йокыга тала.

“Икенче бала барыбер үләчәк”
 
Лилиянең икенчегә авырга узуын белгәч тә, яшь әти-әни шатланып кабул итә. Алар ишле гаилә турында хыяллана. Миланага иптәш була, дип куаналар. Беренче УЗИда ук көмәндәге яралгының икәү булуын хәбәр итәләр аларга. Икесе дә малайлар! И-и куана инде Фәнил моңа. Иң мөһиме – исән-сау булсыннар, дип теләк тели Лилия. Тик...
 
– Беренче триместр вакытында ясалган УЗИ вакытында бер яралгының зәгыйфь булуы ачыкланды, – ди Лилия. – Төгәлрәк әйтсәк, аңа “анэнцефалия” диагнозы куелды (нерв системасы үсешенең кимчелеге. Мондый очракта яралгының баш миенең зур ярымшарлары юк, баш сөяге, башның йомшак тукымалары җитлекмәгән була. Анэнцефалия булган очракта, яралгы ана карынында ук үлә. Хәтта исән туган очракта да баланың гомер озынлыгы берничә сәгатьтән артмый – Ред.). Карарым катгый булды: ни булса булсын, әмма табачакмын. Ә табиблар: “Икенче бала барыбер үләчәк. Бәлки, кулыгызда ук, бәлкем туып берничә көн узганнан соң. Өмет юк”, – диде. Консилиум җыелды. Хабаровск табиблары миңа никтер башкача аңлатты, алар белдерүенчә, яралгы үзеннән-үзе үсүеннән туктаячак. Икенче триместрда ул юкка чыгачак, диделәр. Икенче триместр килеп җитте. Янә УЗИ. Баксаң, ике яралгы да үсә, йөрәк, башка органнары тәртиптә, әмма бер яралгының башының яртысы юк. Әлбәттә, бу хакта якыннарым да, ирем дә белә иде. Ике баламны да табарга карар итүемне тыныч кабул иттеләр. Мораль һәм физик яктан да Фәнил минем өчен иң зур терәк-таянычым булды. Чит җирдә башкача була да алмый. Ул сердәшчем дә, иң якын кешем дә. Күпме сөйләшсәк тә, сүзләр бетмәс сыман иде безнең. Төнге 12дә кайтып, идәнен дә, керен дә, савыт-сабасын да юа иде. Чөнки йөклелек чоры авырга туры килде. Шуңа өйдәге хатын-кыз башкара торган барлык эшләрне ул алып барды.

“Бездән китте...”
 
Һәр елны Фәнилне эше буенча Мәскәүгә командировкага җибәрәләр. Бу хәбәрне ишетеп Лилия куана гына, чөнки махсус хәрби операция бара. Бүген-иртәгә Фәнилне дә алып китәргә мөмкиннәр. Ә биредә ичмасам монда гына, тыныч тормышта, көне-төне ут йотасы юк...
 
– Ирем Мәскәүгә китәр алдыннан: “Әйдә авылга алып кайтам, синең өчен бик куркам”, – диде. Кулда бит әле яшь ярымлык Милана да бар, аны да карыйсы. Авылга әниләр янына кайттык. Ә мин Казанга юл тоттым, РКБда янә консилиум җыелды, карын эчендәге бер баланы үсештән туктату турында карар кабул ителде. Чөнки болай итмәсәң игезәкләрне югалтачаксың, диелде. Махсус препаратлар ярдәмендә кимчелеге булган баланы үсешеннән туктаттылар. Белсәгез, бу вакытта ничек кыен булганын. Йөрәгем астында ике сабыем ята, мин хәтта кайсының кайда ятуын, ничек тибенүенә чаклы белә, сизә идем. Шартлы исемнәр кушып та эндәшәм үзләренә. Бер мизгел эчендә икенче улым бездән китте... үсештән туктатылды. Бу карарның кыенлыгын үзем генә беләм, – ди Лилия.
 
Табиблар аңа икенче баласы туар вакыт җиткәнче, көч җыярга куша. Әти-әнисе янында Базарлы Матакта яши Лилия. Ә 24 октябрьдә тормышын астын-өскә китергән тагын бер хәл була.
 
– Аксубайдан каенанам шалтырата, тавышы илереп елаган кешенеке кебек. Әнине сорады, аннан соң сүз иярә: “Фәнил белән күптән сөйләштеңме”? – дип сорап алды, шуннан өзек-өзек кенә: “Фәнилебез юл һәлакәтенә юлыккан”, – диде. Ирем һәр көн иртә таңнан миңа смс яза иде. “Ничек уяндыгыз, бар да тәртиптәме?” – кебек сораулар юллый, үзенең иртәнге ашын фотога төшереп җибәрә. Ул көнне элемтәгә чыкмагач аптырашта калган идем шул. Күтәрелеп сәгатькә карыйм. Инде тугыз тулып килә. Ә Фәнилдән бернинди хәбәр юк. Кәрәзле телефоны да җавап бирми. Апасына шалтыраттым. Аннан соң дусларына, хезмәттәшләренә, берсе-бер алмый. Мәскәүдәге “Ашыгыч ярдәм” станцияләренә, моргка шалтырата башладым. Бер табиб: “Сез сурәтләгән кеше бар иде. Юл һәлакәтенә юлыккан. Әмма без аны өенә кайтарып җибәрдек”, – диде. Баксаң, барысы да фаҗига турында белгән. Бер-бер хәл булмасын, дип мине саклаганнар, әйтмәгәннәр, — ди Лилия елап.

“Бергә ята алар. Янәшә...”
 
...2022 елның 24 октябрендә Мәскәүдә Ходынский тоннелендә “Газель”, “Ауди” һәм “Митсубиси” автомобильләре катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә һәлак була Фәнил. ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, такси хезмәте күрсәтүче “Ауди” автомобиле Ленинград проспектындагы тоннель янында ватылып кала. Аңа ярдәм күрсәтү өчен “Газель” машинасы килеп туктый. Шул вакытта чит ил машинасында, пассажир урынында булган Фәнил берәр ярдәмем тимәсме дип юл кырыена чыга, шул вакытта югары тизлектә килгән “Митсубиси” машинасы аны бәрдереп китә. Хәрби ир урынында ук җан бирә, “Ауди” машинасын йөртүчесе таксист төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә эләгә. Юл-транспорт һәлакәте буенча әле дә Мәскәүдә суд эшләре бара.
 
– Җанөшеткеч хәбәрне миңа акрын гына җайлап кына әйттеләр. Бу хакта ишеткәч, бик каты кычкырып җибәрүем хәтеремдә. Фәнилемне туган авылы Аксубай районы Карасу авылында җирләдек. Җиргә иңдергәндә: “Күкләрдә бәхетле бул, сакла безне, бәгърем!” – дип пышылдадым. Беләм, ул бит якында гына. Фәрештә сыман безне саклап торачак. 2014 елдагы Сириядәге бәрелешләрдән дә исән-имин кайткан иде бит ул. Махсус хәрби операция башлангач, анда җибәрерләр дип күпме ут йоткан идем. Әмма үлеме янәшәдә сагалап йөргән икән. 24 октябрь тормышымны астын-өскә китерде. Шул көннән бирле яшәмәдем, ә көн итәм. Хәтта әле дә йөрәк ярам сыкрап тора. Яшермим, баштарак башыма әллә нинди начар уйлар килде. Бермәлне барысы белән дә уем белән хушлашып чыктым... Улым Камил 26 декабрьдә дөньяга килде. Баламның дөньга килүе мине түбәннән тартып чыгарды. Ә аның игезәге Абдулланы әтисе янына, Карасу авылына җирләдек. Хәзер бергә ята алар, янәшә. Күрәсең, әлеге югалтулар эзсез генә калмаган. Фәнилнең әнисе, каенанам авырудан үлеп китте, 16 октябрьдә кырыгын үткәрдек. Хәзер Фәнилнең апасы белән бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз. Ул Хабаровск өлкәсендә иде, хәрби хезмәттә, ире махсус хәрби операциядә һәлак булды. Апа да, мин дә күпме югалтулар кичердек. Казанга кайтып төпләнәчәк, биредә фатир алды. Инде мин дә башкалага күченергә җыенам. Кечкенә балалар белән авыр булса да, түзәрбез. Үз куышыбызны булдырдык. Әти-әнием, якыннарым булышып тора. Фәнилнең хезмәттәшләре дә һәрдаим элемтәдә. Шундый олы кайгы килгән вакыта янәшәмдә булган һәркемгә чиксез рәхмәтлемен.
 
Хәзер Лилиянең бар куанычы сабыйларында, 26 октябрьдә бәләкәй Камилгә 10 ай, 14 ноябрьдә Миланага 3 яшь булачак.
 
– Алар өчен яшим, тормышымның яме сабыйларымда. Бераз моңсу була калса, Миланам йөгереп килеп кочып ала, яки Камил шыңшып куя. Янәсе, кил, кулга ал мине, дия сыман, – ди Лилия.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 30.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»