поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
30.10.2023 Җәмгыять

Блогер Айназ Габидуллина: Башымны тотып, өй буенча эзләп йөрдем. Әле дә таба алмыйм

Көнозын диярлек яуган ап-ак карга карап, «ВТ» хәбәрчесе халык кәефен белеште. Сораштыруда катнашучылар кышка әзерме? Көзге соры көннәр аларга ничек тәэсир итә икән?

Булат Хәсәнов, Теләче районының Алан авыл җирлеге башлыгы:
 
– Көтүләр керде. Авыл халкы үз көенә яши. Бар да яхшы, зур үзгәрешләр юк. Хуҗалыкта мең баш савым сыеры өчен яңа тораклар, савым заллары төзелә. Халыкны борчыган сорауларны вакытында чишәргә тырышабыз. Мал асраучы хуҗалыклыр кышка җитәрлек терлек азыгы туплап, салкыннарга керергә әзер. Көз яңгырлы, пычрак була инде ул – аңа ияләнгән. Ничек бар шулай кабул итәбез. Табигатьтә начар һава торышы юк, диләрме әле? Коры, җылы көннәр болай да күп булды.
 
Чулпан Галиәхмәтова, журналист:
 
– Ышанмассыз, әле менә карлы яңгыр яуганын тәрәзәдән сөенеп карап утырам. Шуның хәтле өзелеп көттем бу көннәрне! Сентябрьнең артык җылы килүе, октябрьнең дә гадәттән тыш кояшлы булуы ачуны китерә башлаган иде. Яңгыр көттем. Ул бит әле миңа гына түгел, җиргә дә кирәк. Яңгырлар ява башлагач, кәефләр күтәрелде. Кар бөртекләре күренү тагын да куандырды. Чынлап! Кызым: «Әни, әнә бездә бөтен җир ап-ак», – дип шалтырата. Сизәм, аның да күңеле күтәрелеп киткән. Барысы да урынына кайтты сыман. Без инде өйрәнгән, күрәсең, яңгыр да вакытында явып, җил дә вакытында исүгә. Кар көтсәм дә, әле машина тәгәрмәчләрен алмаштырмадым. Шиномонтажда  су буе чират, диләр. «Чиратта утырганда, сериалның ике сериясен карап бетердем», – диде танышым кичә. Карлар яугач, Яңа ел көтә башлыйсың инде. Яңа елда нидер үзгәрер төсле бит әле ул. Ни булса да, яхшыга булып, ил-көннәрдә тынычлык урнашсын иде.
 
Радик Сәлахов, көрәшче:
 
– Сабан туйларыннан соң көрәш сезоны беразга тукталып торса да, үземне формада тотарга тырышам, тренировкаларны калдырмыйм. Әле менә бу атнада Федерация Кубогы – шуңа әзерләнәбез. Кышка, салкыннарга әзер. Ел саен килә торган кыш бит ул (көлә). Көтеп алабыз, салкыннарына да ияләнү әллә ни авыр түгел. Соңгы арада тоташ соры, яңгырлы көннәр китте – шул гына бераз кәефне боза. Ә болай бар да яхшы, Аллага шөкер.
 
Айназ Габидуллина, блогер:
 
– Кояш булмау сәбәпле, Д витамины җитмәү сизелә. Мин үземне кояшка, һава торышына бәйлеләр рәтенә кертәм. Иртән тору да авыррак хәзер, ни дә булса эшләргә энтузиазм ташып тормый. Җәй көне бөтен эш тиз башкарыла бит ул: өйне дә ялт-йолт җыештырып атасың, тегендә дә җитешәсең, монда да барып кайтасың. Ә хәзер, көннәр суыткач, өйдән чыгып киткәнче мең кат уйларга туры килә. Киенәсе, чишенәсе, кулчатыр аласы бар. Әллә машина белән генә барыйммы икән дигән уйлар керә. Ягъни хәрәкәт тә кимеде… Бүген генә, башымны тотып, өй буенча кышкы киемнәр эзләп йөрдем. Әле дә таба алмыйм (көлә). Машинага да кышкы тәгәрмәчләр аласы бар. Ул яктан кышка тулысынча әзер дип әйтә алмыйм. Шулай да, кышны күбрәк көтәм мин. Соры көзге айларны яратып бетермим. Хәер, дөньялар гына тыныч булсын! Бөтен кайгыбыз шул соры көннәр булса, бер дә зыянлы түгел әле ул.
 
Лилия Гыймазова әзерләде

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.10.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»