поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.10.2023 Шоу-бизнес

Анда сезнең Хәниягез җырлап каршы алыр

Югары Тәтешледә Хәния Фәрхи музее эшли башлаган көннәрдә аның туганы ниләр кичергәнен үзе генә белә... Бүген ул бу хакта яшерми сөйли. Билгеле булуынча, музей белән идарә итүче дә, аны тулыландыручы, кунакларны кабул итүче дә - сөекле җырчыбызның бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина. Анда булучылар сеңлесе белән апасының охшашлыгына, Фирүзәнең ихласлыгына, кунакчыллыгына таң калып кайта. Әмма болар барысы да аңа җан газаплары аша килгән. Бу хакта социаль челтәрдә ул болай яза:

"Район мәдәният йортыннан эштән китеп, Кояшымның музеенда эшләүне башта бик-бик авыр кичердем. Ярата идем шау-шулы, уен-көлкеле, җырлы-моңлы сәнгать дөньясында кайнап, концертлар алып барырга, җырларга, сценарийлар язарга. Музейны ачкан атна-ун көндә иртәдән кичкә кәдар еладым.
 
Беренчедән, Кояшымның һәр күлмәгендәге тәмле хушбуй исләре борынымны гына тугел, җанымны айкады, әйтерсең, ул минем янда басып тора, иңнәремә кагыла. "Эххххх, Апау, никләр киттең инде син, монда мин хәзер бер ялгызым юләрләнәм бит", - дип аның белән сөйләшәм. Ул дәшми,  фотосурәте аша тыныч кына миңа "сабыр, сабыр", дип, нурлы карашын сирпи сыман.
 
Музей кадәр музейны миңа ышанып ачкан якыннарым, район җитәкчеләре апамны ихлас яратканнары өчен бар көчне җыеп, йөрәгемне учка төйнәп эшләргә өйрәнергә кирәген акылым аңласа да, йөрәгем күз нурымның мәңгелеккә киткәнен кабул итми шул. Кешенең йөрәге, соңгы чиктә, барыбер, акылга буйсына. Мин дә, акрынлап бу мохиткә өйрәнә башладым. Эшем күбәйде, халык агыла башлады. Кояшым өчен, үзе кебек нурлы, матур, зәвыклы итәр өчен бар көчемне куйдым. Әлбәттә, Айсылу Нил кызы, коллегаларым ярдәме белән, без Хәния Фәрхинең музее ишеге ачып кергәндә, аның рухы, аның җыры, аны хәтерләткән барлык экспонатлар, һәрберсе аңа лаеклы булсын өчен, җан җылыбызны бирдек.
 
Ходайга мең шөкер, бүген сабый баладан башлап, бик зур түрәләр, кунаклар да, Кояшымның үзен хәтерләткән, аның еллар буена йортында сакланган кечкенә сувенирлар, ул яраткан китаплар, бизәнү әйберләрен күрү, аның өстәлендә мәтрүшкәле чәй эчеп китү дә моңлы сандугачыбызга мәдхия булыр. Вакыт табып, ихластан яратып килгән өчен дә, "Хәния Фәрхи" музее" дип, алтын хәрефләр белән күрсәтелгән язманы күреп тә, "Хәниябез монда икән бит", дип, очраклы кергән кунакларыбыз өчен дә, музей ишеге һәрвакыт ачык, анда сезнең Хәниягез җырлап каршы алыр".
 
"Кояшым", дип өзелеп торган сеңлесе булганда, һичшиксез, Хәния Фәрхи кояшы баемаячак, аның моңы әле бик күп еллар өзелмәячәк. Шулай юатыйк күңелне...
Автор:Резида Валитова

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.10.2023
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»