|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2023 Криминал
Татарстанда 29 яшьлек ир-ат, күршесендә яшәүче хатын-кызны көчләп, алтынчы кат тәрәзәсеннән ыргытканТатарстан Югары судында Казанда яшәүче 29 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эшен тикшергәннәр. Ул кеше үтерүдә гаепле дип танылган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев мәгълүматларына таянып яза. Вәхши 2022 елның 31 августында, хәмердән һәм наркотиклардан исерек хәлдә, Бертуган Касыймовлар урамындагы тулай торакта күршесендә яшәүче 31 яшьлек хатын-кызның бүлмәсенә бәреп кергән. Башта хатын-кызны мыскыл иткән.
Тегесе, полициягә хәбәр итәм, дип куркыткач, бичараны алтынчы кат тәрәзәсеннән урамга ыргыткан. Хатын-кыз шундук һәлак булган.
Суд җинаятьчене 21 елга каты режимдагы колония җәзасына хөкем иткән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|