поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.10.2023 Киңәш-табыш

Мошенниклар Ватсапны да «җимерә» башлаган

Казанда яшәүче Гөлназ Габделвәлиевага көннәрдән бер көнне бер-бер артлы таныш-белешләре шалтырата башлый. Телефонны алышка барысы да: «Нәрсә булды? Ул акча сиңа нәрсәгә кирәк?» – дип сорыйлар. Баксаң, «Ватсап»та аларның һәркайсына Гөлназ исеменнән: «Бер үтенечем бар: иртәгә кадәр картама 70 мең сум сум акча күчереп тора алмыйсыңмы? Төшкә кадәр кайтарам», – дигән смс-хәбәр килгән икән.

Исәнме юк, саумы юк. Гөлназның кеше белән гомердә дә болай аралашмавын яхшы белгән якыннары аптырашта кала. Акча күчерер алдыннан иң элек үзенә шалтыратып, хәлен белешергә була алар. Мошенникларның яңа алдау ысулын үз җилкәсендә татыган Гөлназның төп башына утыру тарихы әнә шулай башлана.
 
– Мондый кыен хәлдә калырмын дип күз алдына да китермәгән идем. Башта эшнең нидә икәнен аңлый алмый интектем. Шалтыраткан берсенә: «Миңа акча кирәкми, бар да тәртиптә, мин андый смс җибәрмәдем», – дидем. «Ватсап»та язышу тарихына кереп карасам, дөрестән дә, телефон кенәгәсендә язылган кешеләргә минем исемнән шундый смс-хәбәр киткән. Әмма мин аны җибәрмәдем. Димәк, минем исемнән мошенниклар җибәргән булып чыга. Аларның телефоннан шалтыратып алдауларын гел ишетеп торабыз инде. Хәзер алар «Ватсап»ны да «җимерә» башлаган икән, – ди Гөлназ.
 
Бәхеткә, аның исеменнән ялган смс-хәбәр алган танышларының берсе дә мошенникларга акча күчерергә өлгермәгән. Аларның берсе бу смс-хәбәргә җавап та язган. Тегеләре исә, ялганнары тотылганны аңлап, ул кызга сүгенү сүзләре белән җавап кайтарган.
 
– «Ватсап»ны белгечләргә дә күрсәттем. Тикшерә торгач, бу хәлнең ни сәбәпле килеп чыкканын аңыштык. Моннан берничә көн элек телефонга танышымнан «бәйгедә катнашкан сеңлем өчен шушы сылтама буенча кереп тавыш бирче» дигән смс-хәбәр алдым. Эш буенча мондый тавыш бирүләрдә бик күп катнашырга туры килә. Шуңа күрә бу юлы да, аны-моны уйламыйча, сылтама буенча кердем дә тавыш бирдем. Баксаң, бу хәбәр мошенниклардан килгән булган һәм алар мин тавыш биргәннән соң минем «Ватсап»ны «җимерергә» дә өлгергән. Аннары әнә шул смс-хәбәрләрне таратканнар, – ди Гөлназ.
 
Хәзер телефонына ике  пароль белән керә торган бик куйган ул. Дәүләт хезмәтләре порталы, онлайн-банктагы логин-парольләрен дә үзгәрткән. Бу вакыйгадан соң бар нәрсәгә ышанычы беткән чөнки.
 
Атта да, тәртәдә дә
Гөлназ кебек кыен хәлдә калучылар турында соңгы арада әледән-әле ишетергә туры килә. Күптән түгел шундый ук хәл Чаллыда кабатланган. Билгеле оешмаларның берсендә хисапчы булып эшләүче 52 яшьлек ханым ярдәм сорап язган танышына 44 мең сум акча күчергән. Казандагы вузларның берсендә укыткан мөгаллим исә шул рәвешле 45 мең сум акчасыннан колак каккан.
 
Зыян күрүчеләр мошенникларны гаепләсә, белгечләр бу очракта гаеп атта да, тәртәдә дә, дип саный. Башкаладагы шәхси оешмаларның берсендә эшләүче киберкуркынычсызлык буенча белгеч Руслан Гарипов сүзләренә караганда, бүген иң беренче чиратта кеше үзе аң булырга тиеш.
 
(акцент) – Мошенник корбаны булган кешеләрнең кайсы белән генә сөйләшмә «мин берни дә эшләмәдем, беркая кермәдем, басмадым, тик торганда шулай килеп чыкты» ди. Алай була алмый. Телефоныңны җимергәннәр икән, димәк, син ниндидер сылтама буенча кергәнсең. Күп очракта телефонга вирус әнә шундый чакта эләгә. Шуңа күрә кайсыдыр сылтама буенча кереп, нәрсәдер эшләргә кушкан смс-хәбәр алгансыз икән, иң элек анда язылган сүзләргә игътибар итәргә кирәк. Сылтамада  күрсәтелгән ресурс таныш түгел икән, анда керергә ярамый. Шул ук «Ватсап» кушымтасы да кулланучыларына куркынычсызлык кагыйдәләре турында даими рәвештә искә төшереп тора. Игътибар белән укырга гына кирәк, – ди белгеч.
 
Сүз уңаеннан, «Ватсап» вирусларга иң тиз бирешүчән кушымта икән. «Касперский лабораториясе» белгечләре махсус тикшеренү уздырганнан соң шундый нәтиҗәгә килгән. Вирусларга бирешү ягыннан «Телеграм» да калышмый. «Касперский лабораториясе» белгече Егор Бубнов көндәлек тормышта кулланылган мессенджерларга килгән һәр мәгълүматка сак карарга киңәш итә. Ниндидер сылтама буенча кереп тавыш бирүне сораган смс-хәбәрләрне бөтенләй читләп үтү яклы ул.
 
– Ялган сайтка кертүче сылтама аша күчкәч, мошенниклар кешенең телефонына тулысынча хуҗа була ала. Бу очракта инде алар кеше исеменнән ялган хәбәрләр генә җибәреп калмыйча, аларның кемнәр белән нәрсә турында язышуын күрә, шул рәвешле корбаны турында тулы мәгълүмат туплый, онлайн-банктагы акчасын урлый, хәтта телефондагы шәхси мәгълүмат ярдәмендә кешене шантажлый ук ала. Шуңа күрә «Ватсап», «Телеграм» кебек мессенджерларны ике катлы пароль (аутентификация) ярдәмендә саклана торган итеп үзгәртергә кирәк, – ди белгеч.
 
Халыкны төп башына утыртуның яңадан-яңа алымнарын уйлап табып торучы мошенниклар соңгы арада татар эстрадасы артистлары исеменнән дә эш итә башлады. Күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты Данир Сабировның күршеләрендә коточкыч янгын чыкты. Шул хакта видеолар таралгач, артистның күпсанлы язылучылары арасында мошенниклар активлашып китте. Алар видео астындагы комментарийларда халыктан акча сорап яза, реквизитларын калдыра башлады. Җырчы исеменнән шәхсән акча сорап язылган смс-хәбәр алучылар да булган.
 
Данир Сабиров шуннан соң үз сәхифәсендә: «Дуслар, ярдәм сорап язалар икән – ышанмагыз! Бу – мошенниклар! Күршеләремнең реквизитларын белгәч, мин сезгә үзем хәбәр итәрмен», – дип язылучыларына мөрәҗәгать итте. Аңа кадәр Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың Чаллыда узачак концертларына «ярты бәядән» дип алдап билет сатучы кырыгалдарлар пәйда булган иде. Җырчы язылучыларын әлеге ялган билетлар белән концертларга кереп булмаячак, дип кисәтте. Әмма җырчылар үзләре бу хакта ачылып сөйләшергә теләми. Һәрхәлдә, «ВТ» хәбәрчесе бу уңайдан бирелгән сорауларына җавап таба алмады.
 
Уен аша да аулый
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, республика телефон аша алданулар иң күп теркәлгән төбәкләрнең беренче өчлегендә кала бирә. Татарстан халкы дистанцион рәвештә эш итүче кырыгалдарларга атна саен 20 миллион сум акча күчерә.
 
Соңгы арада мошенниклар үзләренең кырын эшләренә үсмерләрне дә күпләп җәлеп итә башлаган. Мошенникларга ярдәм итүче арадашчылар арасында хәзер яшьләр, хәтта балигъ булмаганнар да очрый башлаган. Аларга, нигездә, курьер буларак эшләргә тәкъдим итәләр икән. Әле бу көннәрдә генә хокук сакчылары Әлмәттә шундый кырын юлга баскан 15 яшьлек мәктәп укучысын тоткарлады. Мошенниклар сүзенә ышанып, «бәлагә тарыган» танышына ярдәм итәргә теләгән 86 яшьлек әбидән 100 мең сум акча алып, шуны кырыгалдарларга тапшырырга тиеш булган ул. Әмма өлгерми – хокук сакчылары тиз арада эзенә төшә.
 
Мошенниклар үсмерләрне социаль челтәрләр, мессенджерлар аша таба, дип кисәтә хокук сакчылары. Алар җиңел акча дигән игъланга алдана. Әмма үсмерләр мондый кырын эшкә ризалашыр алдыннан шунысын белсен иде: мошенникларның эзенә төшәр алдыннан, кагыйдә буларак, иң элек арадашчыларны, шул ук курьерларны тоткарлыйлар.
 
Юрист Илнур Галимуллин сүзләренә караганда, закон нигезендә хәзер арадашчылар да җинаять җаваплылыгына тартыла. Аларга эш бирүчеләр еш кына бөтенләй чит илдә яшәп, эш итеп яткан була. Шуңа күрә корбанга салган матди зыянны кире кайтару бурычы да еш кына арадашчылар җилкәсенә төшә. Яше тулмаган булса, бала өчен моны ата-анасына эшләргә туры киләчәк.
 
Соңгы арада мошенниклар балалар кулы белән баюның тагын бер ысулын куллана башлаган. Бу кармакка, нигездә, компьютер уеннары белән мавыккан балалар эләгә икән. Казанда шундый берничә очрак теркәлгән инде. Компьютер уены барышында мошенниклар балага герой өчен фәлән әйбер сатып алырга тәкъдим итәләр. Аптырап калган балага акчаны кайдан аласын да өйрәтәләр. Шуннан соң бала аңа ата-анасының карта номерын әйтә. Ул арада мошенниклар картадагы акчаны салдырып та куя.
 
Мондый аянычлы очраклардан саклану өчен, хокук сакчылары бала белән гел аралашып, аның кызыксыну, мавыгуларыннан хәбәрдар булырга куша. Ата-ана баласының телефонда нинди уеннар уйнавын, интернет аша нәрсәләр сатып алуын да тикшереп торырга тиеш. Балага шәхси мәгълүматны, карта номерларын чит кешегә әйтергә ярамаганлыгын да искәртеп торырга кирәк.
 
Регина Фәхрисламова, педагог-психолог, балалар психологы:
 
– Балаларны мошенниклар йогынтысыннан саклау өчен, иң беренче чиратта, алар белән гел аралашырга кирәк. 6–9 яшь аралыгында бала тәнкыйди фикер йөртергә өйрәнә. Бу чорда алар бик күп сораулар яудыра. Менә шунда балага яхшылап җавап бирергә, барын да җиренә җиткереп аңлатырга кирәк. «Үскәч аңларсың», «син кечкенә әле» дигән сүзләр булырга тиеш түгел. Юкса, бала минем фикерем мөһим түгел дип уйлый башлый. Шуның белән бер рәттән үсмерлек чорына җиткәч инде әти-әнисе дә аңа авторитет булудан туктый. Ул абруйлы затларны читтән эзли башлый. Мошенниклар исә андыйлардан бик оста файдалана.
 
Мошенник корбаны булмас өчен 7 кагыйдә
– Телефондагы «Ватсап», «Телеграм» ише мессенджерларны, социаль челтәрләрдәге сәхифәгезне ике катлы пароль (аутентификация) ярдәмендә саклана торган итеп көйләгез.
 
– Якын кешегезгә ярдәм кирәк, дип шалтыратсалар, аның үзе белән сөйләшмичә, берни дә эшләмәгез.
 
– Таныш булмаган номердан килгән шалтырату, шикле смс-хәбәрләргә җавап бирмәгез. Анда күрсәтелгән сылтамалар аша керү дә куркыныч икәнен онытмагыз.
 
– Банк картагыз, исәп-хисап счетларыгыз турындагы мәгълүматны, телефонга килгән парольләрне таныш булмаган кешеләргә хәбәр итмәгез. Таныш булмаган кешеләрнең исәп-хисап счетына акча күчермәгез.
 
– Балаларга, өлкән яшьтәге якын кешеләрегезгә кырыгалдарлар һәм аларның алдау ысуллары турында сөйләгез.
 
– Исегездә калдырыгыз: банк хезмәткәре, хокук сакчылары беркайчан да кешегә ниндидер шәхси мәгълүмат, акча сорап шалтыратмаячак.
 
– Алданган очракта, «02» яки «112» номерларына шалтыратып, полициягә хәбәр итегез.
 
Динә Гыйлаҗиева

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.10.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»