|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2023 Җәмгыять
Мәктәп укучысы дусларына дүрт миллион сум таратканБашкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Уфада укучы берничә ай дәвамында картәнисенең акчаларын урлап килә һәм аларны дуслары белән уртаклаша. "Mash Batash" Telegram-канал мәгълүматлары буенча, мәктәп укучысы иптәшләренә дүрт миллион сум акча тараткан. Бу акчаны әбисе фатир сатудан алган булган һәм балконда тартмада саклаган.
Балалар өлкән дуслары ярдәмендә үзләренә "семерка" машинасы сатып алган. Алары мәктәп укучыларының кайдан шулкадәр күп акчасы булуы белән кызыксынган. Аларны "счетчикка" куйганнар һәм тагын алып килергә кушканнар.
Алар укучыларга бер-бер артлы "восьмерка", "шестерка" һәм "2111" машиналары алып биргән, ә калган акчаны үзләштергәннәр.
Бала бу хакта тоткарланганнан соң сөйләгән.
Ведомствода үсмерләрнең ата-аналарын җаваплылыкка тарттыру һәм аларның балаларын исәпкә кую турында карарны районның балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе кабул итәчәк, дип өстәделәр.
фото: башинформ
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|