|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2023 Мәдәният
«Татаркино» Дүшәнбе кинофестиваленнән диплом алып кайтты (ФОТО)Таҗикстан башкаласы Дүшәнбе шәһәрендә «Тоджи сомон» беренче халыкара кинофестивале узды. Фестивальнең йомгаклау көнендә оештыручылар «Татаркино» мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганованы дөнья кинематографиясен үстерүгә керткән өлеше өчен диплом белән бүләкләде. Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, беренче тапкыр уздырылган Дүшәнбе кинофестивале Таҗикстан Республикасы президенты Эмомали Рахмон ярдәме белән югары дәрәҗәдә узган. "Программада БДБ илләренең киностудияләрен берләштерү эшендә төрле чаралар узды. Үзбәкстан, Таҗикстан, Казакъстан, Молдова һ.б. илләрнең киностудия җитәкчеләре уртак проектлар булдыру юллары турында фикер алышты”, дип белдерде ул “Матбугат.ру”га.
--- |
Иң күп укылган
|