|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2023 Криминал
Хатынын дүртенче кат балконыннан этеп төшергәнУфаның Октябрь район суды бер кешегә карата «үтерергә маташу» маддәсе буенча хөкем карары чыгарган. БР прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, быел апрель аенда бер исерек ир көнчелек аркасында хатынын башта нык итеп кыйнаган, аннары аяк киеме шнуры белән буып үтерергә маташкан. Ахыр чиктә дүртенче кат балконыннан этеп төшергән. Бу хәл Уфаның СССРның 50 еллыгы урамында урнашкан йортта булган.
Хатын үлмәгән. Ашыгыч ярдәм машинасы тиз килеп җитеп, вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән өчен исән калган, диләр.
Ә гаепләнүче үз гаебен танымаган. Суд аңа 7 ел ирегеннән мәхрүм итү һәм каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрүне билгеләгән, шулай ук зыян күргән хатынга бу ирдән компенсация рәвешендә 1 млн сум түләтәчәк. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Фото: Башинформ
Автор:Каспранова Ләйсән
--- |
Иң күп укылган
|