|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2023 Фаҗига
Татарстан трассасында үлемгә китергән юл һәлакәтеУзган сишәмбедә Тукай районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Ачыкланганча, Renault машинасының 39 яшьлек йөртүчесе һава шартларын исәпкә алмый юлга чыга һәм яктырту баганасына бәрелә. Аннары каршы як юлга чыгып, Sitrak йөк машинасы белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә, кроссовер йөртүчесе хастаханәгә китерелә, ә аның 36 яшьлек пассажиры «ашыгыч ярдәм» машинасында вафат була, дип яза Татар-информ.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, Renault шоферы үз автомобилендә тәгәрмәчләрне кышкы резинага алмаштырмаган.
Дәүләт автоинспекциясе транспорт чарасын кышка әзерләү кирәклеген искәртә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
--- |
Иң күп укылган
|