|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2023 Җәмгыять
Полицейскийлар баланы машинада онытып калдырганнарАрхангельск өлкәсендә исерек водительне туктаткан полицейскийлар аны медицина тикшерүе үтәргә җибәргәннәр, әмма шул арада аның салкын машинада утырып калган улын онытканнар. 23 октябрь иртәсендә Яренск авылында юл-патруль хезмәткәрләре “Хендай-Крета” автомобилен туктаткан. Машина руле артында шул авылда янгын сүндерүче булып эшләгән ир утырган, арткы утыргычта – аның алты яшьлек улы. Водительнең үз-үзен тотышы инспекторларга сәер тоелган, шуңа алар медицина тикшерүе үтәргә кирәк дип, аны патруль машинасына утыртып, дәваханәгә алып киткәннәр. Малай исә салкын машинада утырып калган. Ярты сәгатьләп ул әтисен көтеп утырган.
Малай хакында кинәт исләренә төшкән полицейскийлар кире борылган. Хәзер аларга баланы ялгызын калдырып киткәннәре өчен бер елга кадәр төрмә янавы бар. Водитель исә “права”сыз калган, аның анализларында алкоголь табылган.
Фото: Башинформ
Автор:Әлфия Шакирҗанова
--- |
Иң күп укылган
|