|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2023 Яңа китаплар
«Әдәби кафе»да Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинованың яңа китабы тәкъдим ителәчәк26 октябрьдә 10.00 сәгатьтә «Татмедиа»да «Әдәби кафе»да Уфа шәһәрендә яшәп иҗат итүче Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинованың китабын тәкъдим итү чарасы узачак. «Мәхәббәттән татлы җимеш» дип исемләнгән китап – кесә китабы форматында «Казан утлары» китапханәсеннән» сериясендә чыккан басма. «Китапка кергән повестьтә хәзерге заман кешеләре сурәтләнә. Аларның гомере күбрәк офисларда, командировкаларда үтә. Әмма кеше табигатенә хас уй-фикерләр, хисләр заманга карап кына үзгәрми: геройлар нәкъ элеккечә мәхәббәт утында яна, гаилә кору, нәсел дәвам иттерү турында уйлап яши. Укучылар үзләренә таныш язмышлар белән очрашыр, аларның шатлык-куанычларын, борчу-мәшәкатьләрен бергә уртаклашыр», - дип белдергән «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|