|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2023 Фаҗига
Казан - Оренбург юлында ике кеше янып үлгән авариянең сәбәбе әйтелде (ВИДЕО)Казан - Оренбург трассасының 222нче километрында кичке сәгать бишләр тирәсендә коточкыч авария булды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, Әлмәт районында Кузайкино авылы янындагы юлда УАЗ һәм Mercedes бәрелешкән. Бәрелеш нәтиҗәсендә УАЗ автомобилендә булган газ баллоны шартлый.
УАЗ машинасында булган ике кеше ут эчендә калып һәлак була. Тагын бер кеше «буханка» машинасыннан очып чыгып, җәрәхәтләр ала. Чит ил машинасы йөртүчесе исән, ул төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
«Хәзерге вакытта булган хәлләрнең барысы да ачыклана», – дип билгеләп үттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Фото: видеодан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|