|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2023 Мәдәният
«ШАЯН ТВ» «ТЭФИ-KIDS» 2023 финалисты исеменә лаек булдыМәскәүнең «ET CETERA» бинасында «ТЭФИ-KIDS» 2023 телевизион милли премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды! «ШАЯН ТВ» бу дәрәҗәле бәйгедә финалист булды. «ТЭФИ-KIDS» 2019 елда Россия телевидениесе академиясе тарафыннан гамәлгә куелды һәм балалар контенты өлкәсендә эшләүче иң оста профессионалларны бүләкли. Әлеге проект төбәк һәм федераль балалар телевидениесен мәдәни яктан үстерә, балалар телеканаллары хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен арттыра һәм белгечләргә тәҗрибә алмашырга ярдәм итә. Быел исә «ТЭФИ-KIDS» 2023 балалар киносы һәм телевидениесе өлкәсендәге Россия милли премиясендә катнашуга 203 эш җибәрелгән. Биш ел уздырылган премия тарихында бу рекордлы күренеш. «ШАЯН ТВ» каналы «Балалар өчен иң яхшы телеканал» номинациясендә көч сынашты һәм финалист булды! Әйтерә кирәк, бәйге кысаларында көндәшлек көчле булды. «ШАЯН ТВ» Мәскәүнең «Мульт» һәм «Лёва» телеканаллары белән көч сынашты. Шуңа да карамастан, сынатмады. Бөтен дөньяга танылган, тәҗрибәле, каналлар белән көч сынашу - канал өчен зур имтихан!
--- |
Иң күп укылган
|