поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.10.2023 Мәгариф

Чирне яшермик: Дәүләт Советында милли мәгариф турында сөйләштеләр

Милли мәгариф ни хәлдә? Милли кадрларны кем әзерләргә тиеш? Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкли торган комиссия утырышы бу юлы әнә шул мәсьәләләргә багышланган иде. Чарада яңгыраган төп фикерләр – түбәндәге язмада.

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында ике һәм аннан да күбрәк телле мәктәпләрне укытучылар белән тәэмин итү турында сөйләштеләр. Милли мәгариф системасында еллар дәвамында җыелып килгән проблемалар күп. Утырыш әнә шул фикердән башланды.

– Әйтик, узган гасырның 70–80 нче елларында төзелгән мәктәп-бакчалар 90 нчы еллардагы милли күтәрелеш чорында үз эшчәнлегенә милли эчтәлек өстәде. Кызганыч, 2000 нче еллар дәвамында ул кимеде. Нинди үзгәрешләр барганы һәрберебезнең күз алдында бит. 2000 нче еллардан соң төзелгән мәгариф оешмалары исә белем һәм тәрбияне күбесенчә рус телендә бирә. Бүген без балалар һәм әти-әниләрнең милли мәгариф учреждениеләренә карата кызыксынуын арттырырга тиеш. Эчтәлек ягыннан да, эчке җиһазландыру ягыннан да. Моның өчен урыннарга чыгарга, кимчелекле якларны табып, аларны хәл итәргә кирәк, – диде комиссия җитәкчесе Марат Әхмәтов. 

Билгеле, комиссия рәисе утырыш буе кимчелекле өлкәләр турында гына сөйләмәде. Уңай яклар да бар. Бу җәһәттән район һәм шәһәр хакимиятләренең милли мәсьәләләргә карата игътибарын арттыруын, туган телләр буенча мәктәп олимпиадаларында катнашучыларның саны күп булуын, чыгарылыш сыйныф укучыларының туган телләр буенча имтихан тапшыруын мисал итеп китерде ул.

– Узган уку елында 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 2502 укучы туган телләрдән имтихан тапшырды. 2362се – татар, 99ы – чуаш, 12се – мари теленнән. Татарстан республикасында яшәп тә, туган теленнән дәүләт имтиханын тапшырган балаларны да, аларның ата-аналарын да күтәреп йөртергә кирәк, – диде Марат Әхмәтов.

Ике, өч, дүрт…

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның саннарга бай чыгышыннан менә нәрсә аңладык: бүген республикада 77 мең укытучы исәпләнә, шуларның нибары 3,3 меңе генә – туган тел укытучысы. Мәктәпләрдә фәннәрне туган телдә укытучы мөгаллимнәр саны – 14 мең. Милли мәгариф өлкәсендәге проблемаларны хәл итүнең бер юлы – ике һәм аннан күбрәк телдә укыта алырлык укытучылар әзерләү. Утырышның темасына килеп җиттек, кыскасы.

Милли кадрлар әзерли торган уку йортларының берсенә – Арча педагогика көллиятенә укырга кергән студентлар, мәсәлән, килеп керүгә, ике телле мохиткә эләгә. Әлеге уку йортының җитәкчесе шулай диде. Ике-өч телле кадрлар әзерләүнең үз методикасы да бар икән. 

– Бездә Татарстанның 20 районы һәм шәһәреннән һәм 12 төбәктән 930 студент белем ала. 1 курска кабул иткәндә, без аларның белемнәренә анализ ясыйбыз. Икенче этапта исә булган базаны камилләштерү өстендә эшлибез. Шуннан студентлар милли сыйныфларда практика уза. Дүртенче этапта исә студент берничә телдә укытырга өйрәнә, – дип, бәйнә-бәйнә сөйләде Гөлнара Гарипова. Арча көллиятендә укып чыгучыларның 94 процентының эшкә урнашуын да искәртте ул.

Билгеле, көллиятләрдә югары уку йортларындагыкадәр санда милли белгечләр әзерли алмыйлар. Әмма булган санны арттырырга кирәк – утырышта яңгыраган чираттагы фикер шул булды.

Өйдәме, мәктәптәме?

Күптән бара торган бәхәс тагын телгә алынды. Туган телне кем өйрәтергә тиеш – гаиләме, мәктәпме? Ике төрле фикер яңгырады.

– Туган телне сакларга ниндидер закон проектлары ярдәм итәчәгенә ышану – ахмаклык. Дәреслекләр алуга зур-зур суммалар тотылса да, мәктәпләрдә туган телләр укытылса да… Бала үз гаиләсендә туган телен ишетми икән, бу тырышлык бушка булачак, – диде Гөлнара Гарипова.

– Тел проблемасын гаилә дә хәл итә алмый. Бүген гаиләләрнең тел белү потенциалы бик саекты. Милли мәгариф, телебезне саклау – фәннәрне ана телендә укыта торган милли мәктәпләр кулында, – диде Татарстанның халык укытучысы, комиссия әгъзасы Камәрия Хәмидуллина.

Чынбарлык

Билгеле, укытучылар турында сүз чыккач, аларга түләнә торган хезмәт хакының түбән булуы да телгә алынды. Марат Әхмәтов бу мәсьәләдә федераль дәрәҗәдәге карарлар кирәклеген искәртте.

– Ә без, үз чиратыбызда, мөмкин кадәр кызыксындыру чаралары өстәү турында уйлашырбыз, – диде ул.

Милли мәгариф системасына килгәндә, ни генә булса да, безгә чынбарлыкны ачыкларга кирәк. Утырыш ахырында әнә шундый нәтиҗә ясалды.

– Безгә, һичшиксез, милли мәктәпләрнең эшчәнлеген өйрәнергә кирәк. Чыгып кычкырып сөйләшү өчен түгел, алар үзләренең кем икәнлеген белсен өчен. Ничек кенә булса да, чирне яшермичә, чынбарлыкны ачыкларга кирәк, – диде Марат Әхмәтов.

Чыганак


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»