|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2023 Хәвеф-хәтәр
Сигез балалы гаиләнең йорты янганБашкортстанда Белорет шәһәренең Райсовет урамында күпбалалы гаиләнең йорты янган. Иң өлкән балаларына - 13 яшь, иң кечесе яңа туган. Янгын чыккан вакытта йортта өч бала һәм аларның әти-әниләре була. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, ачык янгынны оператив рәвештә бетерү мөмкин булган. Барысы да исән.
"Хәзер күпбалалы гаиләне вакытлыча урнаштыру урыны мәсьәләсе хәл ителә. Билгеле булганча, гаилә йортка күптән түгел генә күченгән", - дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Янгынның сәбәбен белгечләр йортта җылыту миченең дөрес төзелмәвендә күрә.
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|