|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2023 Шоу-бизнес
Элвин Грей Артур Кусимовның үлеменең сәбәбен әйттеҖырчы Радик Юлъякшин кайчандыр үзенең төркемендә эшләгән 31 яшьлек музыкант Артур Кусимовның үлеме сәбәбен атады. Медиклар биргән белешмәгән ярашлы, яшь музыкант йөрәге белән проблемалары булу сәбәпле үлгән. Элвин Грей лейблы музыканты Артур Кусимовның (псевдонимы – Кусим) үлеме турында кичә язган идек. Ул Әбҗәлил районында туган.
Радик Юлъякшин командасында 2015 елдан бирле эшләгән. Соңгы вакытта шәхси проекты белән янып йөргән, тик, кызганычка каршы, аны тәмамлап өлгермәгән. Музыкант белән хушлашу тантанасы бүген Казанда үткән. Егетне аның кече ватаны – Аскар авылында - җирләделәр.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото:Артур Кусимов/vk.com
--- |
Иң күп укылган
|