|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2023 Милләт
«Питер Татар» порталы «2023 елда татарлар турында иң яхшы медиапроект» исеменә дәгъва итә«Миллиард Татар» интернет-ресурсы «2023 елда татарлар турында иң яхшы медиапроект»ны билгеләячәк. Номинациягә татар телендәге классик массакүләм мәгълүмат чараларыннан башлап, телеграм-каналлар һәм фәнни порталларга кадәр төрле медиалар дәгъва итә. Финалчылар исемлеге төзелгән. Алар арасында — «Интертат» татар телендәге иң популяр интернет-газета, Башкортстаннан «Өмет» татар газетасы, «Питер Татар» порталы, «Татар Википедиясе» проекты, «Татар энциклопедиясе институты»ның телеграм-каналлары (һәм «Татарика» онлайн-энциклопедиясе), «Лилия Габдрафикова. Татар Йорт», «100 ел элек», шулай ук «Шалт Мөхәммәтҗан» стендап-шоу, «Кара» татар мемнар порталы һәм «Музыкант алачыгы» ютуб-каналы. Әлеге бәйге турында булырак әлеге сылтама буенча укып белеп була.
--- |
Иң күп укылган
|