|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2023 Мәгариф
Рособрнадзорда X сыйныфка кагылышлы хәбәрне кире кактыларӘлегә X сыйныфка һәм көллиятләргә кабул итү моделен үзгәртүгә юнәлдерелгән бернинди чаралар да күрелми. Бу хакта ТАСС агентлыгы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Рособрнадзор) сылтама белән хәбәр итә. Элегрәк ведомство җитәкчесе Анзор Музаев, мәктәп укучыларының әти-әниләре белән Бөтенроссия очрашуы вакытында, IX сыйныфтан X сыйныфка күчү, шулай ук көллиятләргә кабул итү моделе заман таләпләренә җавап бирмәвен һәм якын арада аның үзгәртеләчәген белдергән иде. Ведомствода агентлыкка ачыклык кертүләренчә, бу – Рособрнадзор башлыгының шәхси фикере һәм әлегә бернинди үзгәрешләр дә планлаштырылмый, дип яза Татар-информ.
«Әлегә бу юнәлештә бернинди чаралар да күрелми. Системадагы үзгәрешләргә килгәндә, ул А.А.Музаевның шәхси фикере генә», - диелә хәбәрдә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|