поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.10.2023 Милләт

Разил Вәлиев мәрасименнән: “Ул бу көннең киләсен алдан белде”

Халкыбызның бөек уллары, кызлары арабыздан китеп бара. Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевне соңгы юлга Камал театры залыннан һәм Мәрҗани мәчетеннән озаттылар.

Ул бу якты дөньяны 76 яшендә калдырып китте.
 
Камал театры сәхнәсендә - бөек шагыйребезнең җәсәде... Аның янында тормыш иптәше Алия ханым, кызы һәм якыннары. Халык сәхнәгә менеп, шагыйрь белән хушлашты. Бөтен кешенең күзләрендә ачы сагыш, күз яшьләре. Хушлашу мәрасимен Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды. Ул Разил Вәлиевне татар әдәбиятының алтын баганасы дип атады, шагыйрьнең җәмәгать эшлеклесе булып күп еллар хезмәт куюын да ассызыклады.
 
- Каләмдәшебез Фатих Котлы соңгы атна-ун көндә аның янына һәр кичне диярлек барып Коръән укып кайта иде. Соңгы сулышын алганда Фатих әфәнденең ясин чыккан вакыты булган. Урының оҗмахта булсын, Разил абый, татар халкы исән чакта син һәрвакыт күңел түрләребездә, – диде Ркаил Зәйдулла.
 
 Разил Вәлиев 1990 елда XII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының халык депутаты итеп сайлана. 1992 елдан алып 1995 елга кадәр Югары Советның Милли мәсьәләләр һәм мәдәнияте буенча даими комиссия рәисе була. 2000-2019 елларда республика парламентының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комиссиясен һәм комитетын җитәкли. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм дәүләт хакимияте органнары исеменнән хушлашу сүзләрен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде. Ул шагыйрьнең гаиләсенең кайгысын уртаклашты. Күңел кылларын тетрәндерердәй сүзләр әйтте. 
 
- Мин 45 яшькә кадәр татарча сөйләшә белми идем. Югары Совет утырышын ике телдә алып барырга диделәр. Йөрәгем өзелде. “Бүгенге утырышны туган телдә алып барасың”, - дип әйттеләр. Югары Совет бу сүзләрне хуплады. Ә минем тел байлыгым юк. Бу авыр чакта Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иттем: “Миңа туган телемне өйрәт әле”, - дидем. Татар әдәбиятын кычкырып укып, белмәгән сүзләремне язып алдым. Разил сүзләрнең мәгънәләрен аңлатты. Менә шулай өйрәтте ул туган телемне. Гомер буена аңа рәхмәтле. Мәңгегә беребез дә килмәгәнбездер. Разилнең хәле начарланганын ишеткәч, янына бардым. Исән чагында күзләренә карап, рәхмәтемне әйттем. “Китәм инде мин”, - диде шул чакта. Нинди ярдәм кирәк дип сорагач: “Рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич ярдәм итте, тик чирем шундый. Китәм”, - диде. Бу сүзләрдән соң бик авыр булды. Бергә эшләдек, дәүләткә, милләткә хезмәт иттек. Хуш, Разил дустыбыз. Синең эшләгән эшләрең безнең йөрәкләребездә мәңгегә калачак, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
 
Разил Вәлиев республиканың мәдәни, сәяси тормышында актив катнашты. Ул күпләр өчен остаз, терәк, ярдәмче булды. 
 
- Татар халкы үзенең улын югалтты. Минем өчен бу бик авыр көн, Разил Вәлиев абыем кебек якын булды. Ул Ваһапов фондының кайгыртучылар советы рәисе иде. Бу фестивальне саклау, үстерү өстендә зур көч куйды. Казанда “Шәрык Базары” фестивален юкка гына бер минут тынлыктан башламадык. Разил Вәлиев фестивальгә нигез салучыларның берсе иде. Без аның каршында бурычлы. Разил Вәлиев исемен мәңгеләштерү өчен фондыбыз, һичшиксез, үз өлешен кертәчәк. Ул искиткеч акыллы, гаҗәп дәрәҗәдә фәлсәфәче булды. Разил абый июль аенда Австриягә дәваланырга китте. Үлеменә бер ай тирәсе вакыт калганда хәбәрләргә җавап бирми башлады. Разил абый, бу көннең киләсен алдан белде. Бервакыт Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен җибәрде. Бу әсәрне язучы Австриядә госпитальдә ятканда язган булган, туган җиренә исән-сау кайта алмаган. “Разил абый исән-сау кайтыгыз, без сезнең ярдәмгә бик мохтаҗ”, - дип әйттем. Разил Вәлиев беркайчан да җырларын концерт программасына кертергә сорамады. Ул аңа мохтаҗ түгел иде. Соңгы елларны Разил абыйның Хәния Фәрхи истәлегенә язылган “Бәхетле булсыннар җырларым” җырын яңгыратасы килде. Бу җырны кичә янәдән тыңладым, шок хәлендә калдым. Анда “бурычым түләрләр җырларым” дигән юллар бар. Шундый тирән мәгънәле сүзләр бит. Ул бөтенебезне бу көнгә әзерләде. “Бу авыру белән кеше 3 ел гына тора. Мин бит инде 4 ел яшим”, - диде, - дип искә алды Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов.
 
Камал театрына Разил Вәлиевне ихтирам иткән дуслары, туганнары, иҗатын яратучылар җыелды. Хисләрдән, ачы сагыштан күңелләр тулды.
 
- Авыр көн, сеңлем. Монан да авыр көннәр язмасын. Разил - иң якын дустым иде. Без бит 4 яшьтән бергә. Бер партада утырдык. Дуслыгыбызга хилафлык китермәдек. Икебез дә җырга, иҗатка гашыйк булдык. Еллар узса да араларыбыз суынмады. Разил үзе өчен уйламады, халыкка таянып, милләт өчен яшәде. Әтиләребез дә шундый иде. Халкыбыз бик зур югалту кичерә. Якыннарың дөньядан киткәндә җаныңның бер өлеше, күзәнәкләре ычкына. Минем өчен бу зур кайгы, - диде Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин.
 
Разил Вәлиевнең сеңлесе Рәмзилә ханымның да күз яшьләре агылды. Бик авыр булса да, ул абыйсы турында истәлекләре белән уртаклашты.
 
- Үземне начар хис итәм. Бик кыен. Мин абыйдан ике яшькә кечкенә. Без бергә үстек. Ул балачактан изге кеше иде. Һәркемгә ярдәм итте, кешелеклелеген югалтмады. Авыруы турында да беркайчан зарланмады. Абыйның хәлен сораганда да: “Әйбәт”, - дип җавап бирде. Соңгы көннәренә кадәр халык янында булырга тырышты, - диде Рәмзинә ханым.
 
Разил Вәлиев шигырьләренә язылган җырлар халыкчанлыгы белән аерылып торалар. “Нигә әни картаясың”, “Сана кәккүк”, “Илһам” җырларын башкаручы Асаф Вәлиев тә иҗатташ дустын соңгы юлга озатырга килгән.
 
- Без бик якын кешеләр идек. Мине күреп алганда: “Вәлиевләр!”, - дип эндәшеп кочаклый иде ул. Разил абый ярдәмчел, гади кеше булды. Бу бөтен татар җәмәгатьчелеге, мәдәнияте өчен зур югалту. Без аның иҗатын киләчәк буыннарга да тапшырырга тиеш, - диде ул.
 
Разил Вәлиевнең якташы “Мунча ташы” театры артисты Гамил Әсхәдулла да мәрасимнән читтә кала алмаган. Ул танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе турында истәлекләрен җиткерде. 
 
- Үзебезнең театр турында китап чыгаргач, Разил абыйга күрсәттем: “Саллы китапка охшаган”, - дип күңелне юатып җибәрде. Бик күпләргә ярдәм кулы сузды. Дәүләт Советында трибунадан курыкмыйча чиста, саф татар телендә сөйләде. Аңа сокланып карап тордык. Разил абыйдан үрнәк алып, милләт өчен янган шәхесләр булыр дип ышанам. Разил Вәлиевның бик күп юморескалары бар. Аны тыңлап, көлеп, эчләр ката иде. Разил абыйның юмор хисе булды. Шаярганны аңлый белде. Урыны оҗмахта булсын. Разил Вәлиевне озатырга бик күп кеше килгән, язучы өчен бу иң кадерлесе, - диде Гамил Әсхәдулла.
 
Разил Вәлиевне озатырга килүчеләр арасында яшь буын җырчылары, театр артистлары да булды. Алар Разил абыйны үзләренең остазы, милләтебез горурлыгы дип атады.  
 
- Даһи кешеләребез арабыздан китеп бара. Разил абыйга бик зур рәхмәт. Ул миңа матур сүзләрен әйтеп, җиткереп торды. Бу хатирәләр күңел түремдә калачак. Ваһапов фестивалендә җиңү яулагач, бүләкне аның кулыннан алдым. Олуг шәхес белән аралаша алдым. Мин бик бәхетле, - диде Рәнис Габбасов.
 
Мәрасим азагында соңгы сүзләр Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка бирелде. Ул хушлашуны дога кылу белән тәмамлады.
 
Разил Вәлиев Курган комплексында җирләнде. Шагыйрьнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Ул мәңге безнең күңелләрдә калачак. 
 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 22.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»