|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2023 Милләт
Җәмәгатьчелек Разил Вәлиевны соңгы юлга озата (ФОТО)Җәмәгатьчелек Камал театры залыннан күренекле халык шагыйре Разил Вәлиевны соңгы юлга озата. Разил Вәлиевның җәсәде Камал театры сәхнәсенә куелган. Аның белән хушлашырга бер зал халык килгән, дип хәбәр итә Татар-информ. Разил Вәлиевны озату мәрасимендә хушлашу сүзләрен Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Əминов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов әйтте.
Хушлашу мәрасимен ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып бара. Туганнары исеменнән хушлашу сүзләрен Тәлгать Абдуллин әйтте. Коръән аятьләрен Җәлил хәзрәт укыды.
Разил Вәлиев Курган зиратында җирләнәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|