поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.10.2023 Шоу-бизнес

Гөлназ Сәфәрова: "Борынны, кендекне тиштердем. Чәчне ал төскә буядым”

Танылган журналистлар бик күп түгел. Алар арасында Татарстанның атказанган артисты – Гөлназ Сәфәрова исеме аерым урын алып торадыр, мөгаен.

Гөлназ белән күрешеп гаилә һәм карьера турында сөйләштек. 
 
– Шәһәр кызы булсагыз да, авылны бик яратасыз. Әбиегез дә социаль челтәрдәге шәхси битегездә еш күренә. Аның турында сөйләп китегез әле. Әбиегез нинди кеше?
– Авылны, чыннан да, бик яратам. Социаль челтәрләргә видео элгәч: “Сез кайсы яктан?” – дип сорыйлар. Әни – Арчадан, әти - Чувашиянең Батыр районы Татар Согыты авылыннан. Мин Казанда туып-үстем. Әбиемне (әнисенең әнисе – Ред.) бөтен кеше белә, ярата. Ул башка әбиләрдән заманча булуы белән аерылып тора. Аның белмәгән өлкәсе юк, бик гыйлемле, төгәл кеше. Элек хәтта ипотека алганда да әби киңәшләр бирә иде. Әбинең сүзләренә һәрвакыт колак салам. Аның тормыш тәҗрибәсе дә, тирәнтен белемнәре дә бар. Әбиебез – энергия чыганагы. Гомере буе ветеринар булып хезмәт куйды. Бөтен ферма маллары өчен җаваплы булган, әле балаларына тәрбия бирүне дә истә тотыйк. Ә без бик рәхәт заманда яшибез. Миннән еш кына: “Ничек барысына да җитешәсез?” – дип сорыйлар. Хәзер машинабыз бар, теләгән әйберне сатып алып була. Зарланырга хакыбыз юк. 
 
– Әтиегез - танылган журналист, әниегез – укытучы. Кечкенәдән сезне тәртипкә өйрәткәннәрдер. Тәртипле идегезме соң? 
– Мәктәптә укыганда кызлар чәч буяды, укырга чалбар киеп йөрде, ә миңа ярамый. Әти университетта укыткач, параларны да калдырырга ярамады. Бу “ярамый” сүзләре бервакыт эчемне пошыра башлады. Холкым буенча – бунтарь идем. Әти-әнинең сүзләрен тыңламаган, каршы әйткән вакытлар күп булды. Бик авыр үсмер булдым, үзем теләгәнне эшләп бардым. Борынны, кендекне тиштердем. Чәчне ал төскә буядым, бер көнгә генә булса да. Икенче көнне үк әни чәчтарашка алып барды (көлә). Әти-әни татуировка ясаудан саклап калды. Дискотекаларга да йөрдем. Ышанасызмы, әти-әни мине клубка илтеп куеп, көтеп тора иде. Аларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Әти-әни мөмкинлеген дә бирде, киртәләрен дә куйды. “Бармыйсың, кимисең!” – дип кисеп әйтмәделәр. Улыма да шул тәрбия. Мин бик төгәл, һәр сәгатем санаулы. Бу тәрбия нәтиҗәсе генә түгел, геннар дәрәҗәсендә күчә торган сәләт. Улым үземә бик охшаган.

– Гөлназ Сәфәрова брендын булдырдыгыз. Бу дәрәҗәгә җитәр өчен нинди сынаулар аша уздыгыз?
– Хәзер университетта да укытам. Студентларга да: “Эшләргә, эшләргә һәм тагын бер кат эшләргә кирәк”, – дип әйтәм. Үз исемемне булдыру турында гел уйламаган идем. Беренче курстан ук газетада эшләдем. Нәкъ сезнең кебек интервьюлар алдым, шуңа күрә бу хезмәтнең никадәр авыр икәнен беләм. Шул ук вакытта радиода төнге эфирлар алып бара идем. Тәүлегенә 2 сәгать йоклаган чаклар булды. Ял көннәре турында әйтәсе дә юк. Ничә еллар студиядә кундым. Әле бит радионың тавышы да кысылып бетми, без һәрвакыт уяу булырга тиеш идек. Хезмәттәшләр: “Берничә сәгатькә иртәрәк килә аласыңмы? Минем өчен эфирга чык әле, зинһар”, – дип мөрәҗәгать итә иде – “юк” дип әйтмәдем.
 
– Ачуыгыз да килмәдеме?
– Андый вакытларда: “Мин булдырам, мин эшлим”, – дип кенә әйттем. Өйгә сыгылган лимон хәлендә кайттым. Моңа укуны да өстәп куегыз. Әти-әнидән бер тиен акча алмыйча яшәдем. 3 мең сум акча өчен дә Мәскәүгә кадәр автобус белән барып, концертта эшләп кайттым. Тиенләп җыеп, икенче курста машина юнәттем. Бүген андый графикта яши алмас идем.
 
– Хәзер нинди проектларда эшлисез?
– Дәүләт һәм шәхси чараларда эшлим. Командам бар. Үз проектларымны чынга ашырам. Иҗади проектларга теләп алынам. Күп кенә җырчылар мөрәҗәгать итә. Эшне башыннан азагына кадәр башкарып чыгам. Сценарий язып бирдем дә оныттым түгел. Ике проекттан күбрәк эш алмыйм. Бу күп вакыт һәм энергия таләп итә. Акча артыннан куып яшәмим.
 
– Сез һәрвакыт елмаеп кына торасыз. Авыр чакларыгыз күп буламы?
– Авыр чакларда гаиләм – зур терәк. 2009 елда бик каты депрессия кичердем. Ашамадым, эчмәдем. Күпләргә бу сынау бирелә икән. “Көзге депрессия” дигән сүзне кулланучыларга ачу килә. Төшенкелеккә бирелү уен-көлке түгел. Аллаһка шөкер, бу авырлыклардан соң көч, тормышны аңлау килде. Гомумән, икенче дәрәҗәгә күтәрелдем.
 
– Сезгә йолдызлык чире бер дә тимәгән кебек. Башкаларга да киңәш бирегез әле.
– Артистлар, үз исеме булган кешеләр адекватлыкны саклап калырга тиеш. Сезнең белән фотога төшәргә, интервью алырга теләсәләр ризалашасың инде. Кешелеклелеген югалтканнарны хөрмәт итмим. Тамашачылар булмаса, артист беркем дә түгел.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 21.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»