|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2023 Криминал
Уфада 14 яшьлек кызны үтерүнең коточкыч детальләре ачыклануын дәвам итә14 яшьлек сеңлесен үтергән 21 яшьлек егет наркоман булган. Соңгы 8 көндә ул 4 сәгать саен наркотиклар кулланган. Бу аның йокы белән проблемаларын китереп чыгара һәм көчле җенси теләк уята. Шул нигездә ул җинаять кылган. Башта ул үз корбанын скакалка белән буган. Ул аңын югалткач, әмма исән чакта, аны көчләгән, ә аннары кызны тагын буа башлаган, аның инде пульсы юклыгына инанганчы буган.
Абыйсы үлгән сеңлесен әнисе машинасының багажнигына салып, шәһәр буйлап озак вакыт барлык дәлилләрдән котылу өчен идеаль урын эзләп йөргән. Тапмаган. Машинаны подъезд янына куеп, качкан. Полиция хезмәткәрләре Сергей Пугачевны Уфаның шул ук районында күпкатлы йортларның берсендә тоткарлады...
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|