|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2023 Криминал
Пошиларны атканнар...Башкортстанда ике пошины аткан аучыларны тотканнар. Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән әйтүләренчә, шаһитлардан хокук саклаучыларга Әлшәй районында браконьерлар йөрүе турында хәбәр итә. Шунда ук барлык постларга кара аучылар хәрәкәт итәргә мөмкин булган “Нива” машинасы турында орентировка җибәрелә. Урынлагы аучылык хуҗалыгы егере һәм дәүләт аучылык инспекторы белән берлектә әлеге автомобильнең эзенә төшәләр. Полицейскийлар “Нива”дан тыш “Урал” мотоциклын табалар. Аның тагылмалы арбасында ике пошиның тиресе яшерелгән була. Ә урманда хайваннарның калдыклары табыла. Моннан тыш, кулга алынганнарның берсенең бакчасында паласка төрелгән бүлгәләнгән поши түше ачыклана.
Шунысын да әйтергә кирәк: ирләрнең ау билетлары һәм талоннары була. Әмма алар пошига түгел, ә кыр дуңгызына ау өчен бирелгән була.
Ирләрнең гамәлләре аркасында табигатькә 160 мең сумлык зыян килгән диләр республиканың Экология министрлыгының хайваннар дөньясын саклау буенча идарәсеннән.
Әле бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган. Браконьерларга 3тән 5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү һәм 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр штраф яный.
Автор:Язгөл Сафина
https://02.мвд.рф
--- |
Иң күп укылган
|