поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.10.2023 Шоу-бизнес

Җырчы Айсылу Габдинова: «Ирем – минем беренче мәхәббәтем»

Җырчы Айсылу Габдинованың август аенда улы туганын язган идек. 4 октябрьдә уллары Арсланга ике ай булган. Күпләр аның кабат кияүгә чыкканын да сизми калган. “Интертат” хәбәрчесе Айсылу Габдинова белән сөйләшкән.

– Айсылу, әни булуың белән. Эйфория әле дә бармы?
– Рәхмәт! Әйе. Иң зур бәхет – балам.
 
– Кияүгә чыгуыңны, йөклелек чорыңны күрсәтмәдең. Гадәттә, артистлар бар этапларын күрсәтеп бара. Ни өчен?
– Чөнки бәхет тынычлыкны ярата. Күз тиюгә ышанам. Интернетта сиңа бөтен кеше дә бәхет теләп утырмый. Үзем өчен курыкмыйм. Якыннарымны саклыйсым килә.
 
– Улыгызга исемне язылучыларың белән сайладың кебек. Әллә ул исемне алдан уйлап куйган идегезме? Авырлыгы, буе? Кемгә охшаган?
– Исемне баланың малай булуын белү белән әтисе сайлады һәм мин ризалаштым. Язылучыларыма дөрес җавапны сайларга тәкъдим иткән идем. Улыбыз Арыслан 4 килограмм авырлык белән туды. Хәзер дә тиз үсә. Ашарга ярата. Тьфу-тьфу.
Бала тудыру йортында ятканда шундый әйбәт кызлар белән бер палатада туры килдек. Берсенең улы Лев иде, ә безнең исем Арыслан булды.
 
– Ирең белән кайда таныштыгыз? Кайсы өлкәдә эшли?
– Бу, гомумән, бик кызыклы тарих. Ирем – минем беренче мәхәббәтем. Кайчандыр без аның белән бер музыка мәктәбендә укыган идек. 14 ел үткәч, очраклы рәвештә күрештек тә, бергә булырга булдык, сузмадык. Русча әйтмешли, «первая любовь не ржавеет». Ирем музыкага, сәхнәгә бәйле кеше түгел.
 
– Ялгышмасам, Казанның 1нче бала тудыру йортында тапкансың, һәм сиңа коридорда ятарга туры килгән.
— Әйе, Арысланны Казанның 1нче бала тудыру йортында таптым. Килешү төзеп таптым. Табибны үзем сайладым. Калган барлык шартлар шул ук. Килешү үзе 31 мең сум тора. Табибым бик ошады. Анысы – иң мөһиме. Бөтен җирдәге кебек, бик яхшы һәм бик үк яхшы булмаган хезмәткәрләр бар. Мин яткан вакытта табучылар бик күп иде. Бер тәүлек коридорда яттым. Шунысы әйбәт булды: палатага караганда анда җиләсрәк һәм һава бар иде. Ашау «так себе». Мин көн дә гаиләм алып килгәнне ашадым. Аерым ята торган һәм «Ана һәм бала» палаталары бар.
 
– Йөклелек чорында җыелган авырлык кими барамы? Әллә, киресенчә, арттымы?
– Йөклелек чорымда мин бары 7 килограммны өстәдем. Бала тудыру йортыннан чыкканда, балага узганчыга кадәрге авырлыгымнан 3 килограммга әзрәк булып чыктым.
Балага узганчыга кадәрге вакытымны алсам, хәзерге Айсылу миңа күпкә ошый. Күрәмсең, улым яшь, матур әни теләгән.
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Шәһри Казан
№ --- | 20.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»