|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2023 Җәмгыять
Санкт Петербургта мәктәпкә — Муса Җәлил, скверга Гатаулла Баязитов исеме бирелдеСанкт-Петербургның Калинин районындагы 146 мәктәбе Муса Җәлил исемен йөртәчәк. Санкт-Петербургның топономик комиссиясе шул хакта карар кабул иткән. «Безнең гомуми тырышлык белән шәһәрдә мәшһүр татарларның исемнәрен йөрткән тагын ике локация барлыкка килә. Җәмигъ мәчете янындагы сквер «Гатаулла (Атаулла) Баязитов исемендәге сквер» дип атала, ә 146 мәктәп Муса Җәлил исемен йөртәчәк. Санкт-Петербург Топонимик комиссиясендә бу карарлар кабул ителде», – дип белдергән «Татар-информ»га Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин. Санкт-Петербург администрациясендә бу карар расланган. Комиссия № 146 мәктәпкә татар шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлил исемен бирүне хуплаган. Бу мәктәптә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге тырышлыгы белән Муса Җәлил музее ачылды, герой-шагыйрь истәлегенә чаралар уза.
--- |
Иң күп укылган
|