поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.10.2023 Шоу-бизнес

Эльмира-Тәтишканы “Давай поженимся” тапшыруына чакырганнар

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның элекке хатыны Эльмира-Тәтишканы “Давай поженимся” тапшыруына чакырганнар. Бу хәбәрне ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә әйтеп үтте. Без Тәтишка белән элемтәгә чыгып җәһәт әңгәмә кордык.

- “Давай поженимся” тапшыруына барачаксызмы соң?
- Дөресен генә әйткәндә, бу тапшыруның режиссерлары минем белән хәбәргә чыккач, шок хәлендә калдым. Нәрсә әйтергә дә белмәдем. Юкка гына миңа шалтыратмаганнар дип уйлыйм. Бәлки, алар кияү итеп Ришатны чакырырга булганнардыр. Бу хәлнең, һичшиксез, берәр аңлатмасы булырга тиеш. Мине дә, Ришатны да чакырып әзрәк шоу ясарга уйлыйлардыр, дигән фикерләрем дә бар. Әлегә тапшыруда катнашырга ризалык бирмәдем. Бу адымны, чыннан да, әйбәтләп уйларга кирәктер.
 
- Ришат белән мөнәсәбәтләрегез җылынып киткән кебек тоелды. Сез социаль челтәрдәге сәхифәгезгә дә аның концертларыннан өзекләр куйдыгыз бит.  Хәзер сезнең арада мөнәсәбәтләр нинди?
 - Ришат белән эш буенча гына аралашабыз. Концерттан видеоларны халык күбрәк белсен, дип куйдым. Бик шәп, көчле яңа программа әзерләдек. Ришат белән 4 ел бергә булдык. Бу вакытны тиз генә сызып атып та, онытып та булмый. Бәлки, Ришат бу мөнәсәбәтләр үзеннән-үзе хәл ителер дип уйлыйдыр. Аның өчен җавап бирә алмыйм.

- “Мин дә тәти”, - дип язылган плакат та күтәреп чыкты кызлар. Бу хәлгә ничек карыйсыз?
- Ришатның төп аудиториясе - хатын-кызлар. Әлбәттә, аның фанатлары, иҗатын яратучылар булырга тиеш.  Андый плакатны күргәч, бераз шатланып та куйдым. Бу хәлгә юмор белән карадым. Кызлары да бик чибәр, Ришатның да сөйкемле сөяге бар. Гомумән, артист белән гаилә корганнар, башкалар тарафыннан игътибар зур булуны кабул итәргә тиеш.

- Сезнең белән танышырга теләүчеләр күптер?
- “Әйдәгез танышабыз”, - дигән хәбәрләрне көн саен алып торам. Миңа булган игътибарыгыз өчен рәхмәт әйтәм. Тик әлегә җитди мөнәсәбәтләргә әзер түгелмен. Эш тә күп, тегендә-монда чабып йөрим. Барысына җитешәсе килә. Халыкның минем белән кызыксынуына да шаккатам. Әлбәттә, җылы сүзләрегез өчен рәхмәт. Бәлки, үземә дә сәхнәгә чыгарга вакыттыр. Бу өлкә мине бик нык кызыксындыра. 

- Социаль челтәрдәге шәхси сәхифәгездә реклама куймыйсыз. Ни өчен? Блогерлар, җырчылар шуннан да керем ала бит.
- Реклама тәкъдимнәре еш килә. “Безнең кибеткә килегез, бушка киенә аласыз”, - дип язалар. Нәрсә генә тәкъдим итсәләр дә ризалашмыйм. Бушка киенү кирәк тә түгел. Реклама ясаганчы бу продуктны тикшерергә кирәк. Еллар буе үзеңдә сыналган әйберне генә кешегә киңәш итәргә ярый. Кибеткә беренче тапкыр гына килеп, реклама төшерү  дөрес түгел. Бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк. Кеше сезгә ышанып, реклама ясалган җиргә бара. Анда күрсәтелгән хезмәт аларга ошамаса, үз өстенә җаваплылыкны кем алыр?
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 19.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»