поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.10.2023 Язмыш

“Бай ир табармын әле!”

Зилә белән якын дуслар да түгелбез, әмма яшәгән шәһәрдә якташлар әлләни күп булмаганлыктан, сирәк булса да очрашып-күрешеп торабыз. Зиләбез, җиңелрәк итеп әйткәндә, җилбәзәгрәк булды. Хәтерлим, яшь чакта ук арабыздан кемнеңдер берәр егет белән танышуы турында ишетсә, аның беренче соравы: “Байлар микән? Чибәрме?” -- була торган иде.

Инде акыл кереп, буй җитеп, гаилә кору чорына аяк баскач та, аның бу гадәте югалмады. Берәр уртак танышыбызның тормышка чыгуы турында ишетсә, ул тизрәк хәләл җефетенең байлыгы турында кызыксына һәм теге традицион сорау яңгрый иде: “Бай микән?”  
 
Бермәл, ул икенче төбәктә яшәү сәбәпле, озак кына күрешми тордык, әмма Зиләбез үзгәрмәгән икән. Җиде-сигез еллардан соң очрашкач та, ул минем тормышка чыгуымны ишеткәч, теге сорауны ярып салды: “Ирең баймы? Матурмы?” Белмим, нигә Зиләгә байлык шул кадәр мөһим булгандыр инде. Хәер, нигә дип, ул яшь чагыннан ук матур киемгә, балдак-йөзекләргә кызыкты. Без йотлыгып китап укыганда, ул чәчләрен бөдрәләтеп, клубка чыгып китә иде. Тормышка ул иртә чыкты, моның сәбәбе -- йөргән егетенең “Жигули”е иде булса кирәк. Ничә еллар чират торып кына машина алып булган ул заманнарда, Айдарның дәү әниләренә Себердән ялтырап торган кызыл “Лада” белән кайтуы хәлиткеч роль уйнады, Зилә ай буе егет кочагыннан чыкмады, ә ул китеп бер ай торгач, Себергә “йөккә уздым” дигән хәбәр озатты. Хат артыннан озак тормыйча, чемоданын җыеп, үзе дә чыгып китте. Айдар белән озак яшәмәделәр, тегесе кызның алдап үзенә өйләндергәнен белгәч, гафу итмәде. Ике ел тарткалашканнан соң, аерылдылар. Өч бүлмәле фатир да, машина да Зиләгә тәтемәде. Әмма ул бай ирләрнең “оясына” барып эләккән иде. Шунда торып та калды. Отпускага кайткан саен, бармаклары тулы алтын, муенындагы калын-калын чылбырлар белән мактанды. Минем йөземдә бернинди дә кызыксыну, соклану күрмәгәч: “Әй, ятасың инде шушында, бармагыңда бер балдагың да юк, колагың хәерчеләнеп тора. Тап үзеңә бер бай ир!” – дип, тиргәп ташлады. Аннары, колакларындагы икешәр алтын алкаларын сыйпый-сыйпый, үзенең ничек типтереп яшәвен сөйләде. 
 
Себердә үзенә бер бай ир тапкан икән. Әмма тегесе инде гаиләле булган. Безнең, “намус” дип артык пошынмаган Зиләбезгә, ул ирнең хатынлы булуы, әлбәттә, киртә була алмаган. “Саудым гына тегене, ел саен чит илгә ял итүгә барулармы, затлы туннармы -- бер нәрсәгә отказ бирмәде, барысын да алды!” -- дип горурланып сөйләде ул. Әмма юлында тагы да баерак икенче ир очраган, һәм Зилә, ике дә уйламый, ансына киткән. Киткән дип, хатынлыкка түгел, әлбәттә, сөяркә булып. “Тунны гына да дүртне алдырдым, ул үзе исәбен югалтты. Мин сиңа бер тун алдым бит инде, дигән иде, каян булсын, хатыныңа алган белән бутыйсыңдыр, дип ялганладым тегеңә. Ә ул вакытка миңа өч тун алган иде инде!” -- дип көлде. Аның бар сөйләгәне, бар белгәне -- байлык, туннар, алтын... Кыскасы, шулай отпускага кайткан саен бер мактанып китә иде ул. 
 
Әмма без капчыкта ятмый, сөяркәсенең хатыны Зилә турында белгән һәм аны эзләп табып, ярыйсы гына тукмаган. “Монда калсаң, җиргә тереләй күмдерәм!” -- дип янагач, Зиләгә бай сөяркәне калдырып, ераккарак сыпыртудан башка чара калмаган. Алты-җиде ел элек ул без яшәгән шәһәргә кайтып төпләнде. Төпләнде дә бай ир эзләргә дә кереште. Себердәге фатирын ашыгып кына арзанга саткач, хаклар да кинәт кенә үсеп китеп, ул монда бер бүлмәле генә фатир ала алды. Әмма төшенкелеккә бирелмәде, үзен: “Берәр бай ир табылыр әле, алырмын зурракны!” -- дип юатты. Туннары туза башлагач та: “Әй, булыр әле, берәр бай ир табылыр!” -- диде, кыскасы, үзен дә, безне дә шулай юатты. “Акыллы” ир дә димәде ул, эшчәнне дә сорамады, ә нәкъ байны юрады. Табылды шундый берәү. Дөрес, монысы да гаиләле иде. Башта качып кына очрашып йөрделәр, аннары ир гаиләсен ташлап, бөтенләйгә Зиләгә чыгып китте. Әмма ул “яңа хатынның” фатирын киңәйтергә дә, көтелгән джакузилар урнаштырырга да ашыкмады, киресенчә, эш дип чапты да чапты, чит илләрдә сәяхәт итәргә түгел, ресторанга алып барырга да вакыты юк иде. Алай да бер тун алып бирде. Бу беразга гына Зиләнең кәефен күтәреп торды, әмма көтелгән бәхет китермәде. “Ресторанга да йөртмисең, мин хәзер үзем ашарга пешереп ятыйммы ни?! Фитнес-клубларга илтеп куярга шоферың гына да юк бит синең!” -- ише тавыш еш чыга башлагач, теге ир, бик тиз генә үз хатыны янына кире кайтып китте. “Кадалып китсен, миңа дигән берәр бай ир табылыр әле!” -- дип калды аның артыннан Зилә. Табылуын- табылды, дүртне очратты, әмма алары белән дә хәлләр шулай тәмамланды. 
 
Беркөнне Зилә ишек шакыды. “Берәр юньле психолог белмисеңме, чистый туйдым җыен җүнсез ир белән бәйләнеп, психологка барып карыйм әле, каян эзләргә, әйбәтрәкләрен, берәр киңәш бирмәс микән?” -- диде. “Нигә соң кемдер сине гомер буе карарга, туйдырырга тиеш, гарипме әллә син? Нигә әлегә кадәр Хезмәт кенәгәң дә юк, сиңа бит инде илле тула? Байлык кешегә тулы бәхет китерә мени, нигә соң алайса бармагың саен берәрне түгел, икене кигән алтыннарың сине бәхетле итми? Нинди хакың бар синең икәүнең корган һәм тырышып саклап килгән гаиләсен бозарга, синең бу турыда уйлаганың бармы? Син ирләрдән байлык, сөю-наз көтәсең, ә үзең аларга нәрсә бирәсең соң, хәтта җылы аш пешереп каршы да алмыйсың, эштән кайтып, сине ресторанга алып баруын көтеп утырасың!” -- дип әйтәсе килә дә соң Зиләгә, авызны ачмый калам. Психологлар аңлатыр әле. Хәер, Зиләнең башкача фикерли башлавы икеле, әнә бит, күзеннән аккан карасын сөртте дә, өс-башын төзәткәли башлады: “Ярар, ничава, миңа дигән берәр бай ир табылыр әле!”  
 
Бу очрашудан күп тә үтмәгән иде, Зиләнең Себердә яшәгән чагындагы “серләре” ачылды. Баксаң, ул анда бай сөяркәләренең һәр икесеннән бала тапкан һәм кызларыннан баш тартып, аларны бала табу йортында калдырып чыгып киткән икән. Моны миңа шулай ук Себердә яшәгән өченче танышыбыз җиткерде. “Сез аралашып торасыз бит, әйт әле Зиләгә, юлласын ул балаларын, ул вакытны ялгышкандыр, әмма әле хатасын төзәтергә соң түгел. Мине тыңламады, бәлки, синең сүзләреңә колак салыр”, -- диде. 
 
Һәм менә мин Зиләләрдә утырам. Килгәнен дә көтмәдем, үзем эзләп бардым. Озын матур тырнаклары белән өстәлне “текелдәтә-текелдәтә” тыңлады ул мине. Ясалма керфекләр ябыштырган күзен бер тапкыр да күтәреп карамады. Мин “акыл биреп” бетергәч, әкрен генә: “Шулай килеп чыкты, нишлисең инде хәзер? Аборттан курыктым, вакытында алдырырга бармадым. Ә бала белән мин ул ирләрнең берсенә дә кирәк түгел идем. Балалары аларның үз өйләрендә дә бар. Шуңа гариза язып, роддомда калдырдым. Ничава, алар бит ач түгел, дәүләт карый аларны, тамакларын туйдыра-киендерә. Кыз балалар бит, үсәрләр, үз-үзләрен карарга өйрәнерләр, аннан берәр бай ир табып, кияүгә чыгарлар”, -- дип тезеп китте! Билләһи, шул чак Зиләнең түбәсенә биреп алудан чак тыелып калдым. Үзгәрмәгәч тә үзгәрмәс икән кеше! Юл буе бер генә теләк кабатладым: “Тәүбә-тәүбә, кызлары берүк Зилә кебек булып үсмәсен, аңа охшамасыннар, тәүбә-тәүбә!”
 
Нурия ГАМИЛОВА.
Адресым редакция өчен генә.
Фото: фрипик.ком
 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 19.10.2023
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»