|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2023 Мәдәният
Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышлаган әдәби-музыкаль кичә узачак25 октябрь 12.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышлаган әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. Чара «Нурихан Фәттах Казаны» музыкаль пластик композициясе белән башланып китәчәк. Казан театр училищесының 3 татар курсы студентлары (остазлары – Татарстанның атказанган артистлары Илнар һәм Лилия Назамиевлар) һәм К.Тинчурин, Г.Кариев театры артистлары катнашында авторның әсәрләреннән өзекләр күрсәтеләчәк. «Нурихан Фәттах – 95» кичәсенең режиссеры – Александр Далматов, хореографы – Г. Камал театры актеры Артур Шәйдуллин. 25 октябрь көнне Тукай музеенда рәссам Руслан Ибраһимның Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романына багышланган күргәзмәсе дә ачылачак, дип яза "Татар-Информ" МА. «Нурихан Фәттах – 95» кичәсендә күренекле шагыйрьләр, язучылар, әдәбият галимнәре, тарихчылар чыгыш ясаячак. Шулай ук Резедә Төхфәтуллина, Муса Камалов халык җырлары башкарачак. Искә алу чарасын К.Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәлахова алып барачак. Күренекле язучы, татар әдәбиятында беренче тарихи романнар авторы Нурихан Фәттахны искә алу кичәсен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее, Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге, Казан театр училищесы оештыра.
--- |
Иң күп укылган
|