поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.10.2023 Медицина

“Сөлектән соң зур гематома чыкса, онкология дигән сүз”

Кукмарада яшәүче Регина Хәкимҗанова безгә блогер буларак таныш. Районда исә аны төш юраучы буларак беләләр.

Моннан тыш ул сөлек белән дәвалый, әкәм-төкәм белән бит тиресен яшәртергә булыша. Төп эше исә мәдәният өлкәсе белән бәйле. Ул районның мәдәният йортында эшли. 
 
Иҗат өлкәсендә эшләгән кеше ничек шулай халык медицинасы белән кызыксынып киткән соң? Бу сорауны аңа без генә түгел, бик күпләр бирә икән.
 
– Бала вакыттан ук медицина хезмәткәре булырга хыяллансам да, сәнгать юлын сайладым. Казанда театр училищесында укыдым. Соңрак Кукмарага кайтып, мәдәният йортына эшкә кердем. Сөлек белән әкәм-төкәм куюны акча эшләү максаты белән башламадым. Ул вакытта каенанам икенче районга сөлек куйдырырга йөри иде. Йөрергә ерак, интегеп йөрмә дип, сөлекне үзем куеп карыйсы иттем. Башта интернеттан видеолар карап куярга өйрәндем. Аннары махсус курсларда укып, сертификат алдым. Миндә ничектер тоемлау хисе көчле, эшләгәндә шуңа да таянам. Кулың шифалы, безгә дә сөлек куй әле дип, туганнар, дуслар мөрәҗәгать итә башлады. Менә шулай якыннарыма ярдәм итәргә тырышасым килүдән генә тотынган эш иде ул. Сихәтен күрдем дип, рәхмәт сүзләрен ишеткәч, кешеләргә файда китерүемә сөенеп куям, – ди әңгәмәдәшем. 
 
Регинаның әйтүенчә, гирудотерапия бик күп авырулар вакытында кулланыла. Шуның өстенә сөлекләр диагностика ясарга да булыша. 
 
– Сөлектән соң зур гематома чыга икән, ул кешедә онкология бар дигән сүз. Минем пациентларым арасында да шундый кешеләр очрады. Берәр җир әстерхан чикләвеге зурлыгында калкуланып чыкса, паразит авырулары бар дигәнне аңлата. Зур кызыл төстә дугалар чыса, димәк, ул кешедә аллергия, – ди сөлек куючы. 
 
Озак вакыт балага уза алмаучылар да сөлекнең файдасын күрә ди. Унике ел баласы булмаган ханым да әни булу бәхетенә ирешкән.  
Әкәм-төкәмгә килгәндә, ул кешенең тиресе өчен файдалы матдәләргә бай муцин бүлеп чыгара икән.
 
– Соңгы елларда әкәм-төкәм терапиясе бигрәк тә популярлаша башлады. Аны кешеләр үзләренә үзләре дә куя ала, махсус белем кирәкми. Моның өчен ахатин һәм альбинос дигән төрләре кулланыла, чөнки алардан муцин күбрәк бүленеп чыга, шуның өстенә тиз хәрәкәтләнәләр дә. Муцин бит тиресен яшәртеп һәм чистартып кына калмый, яра эзләрен дә бетерергә булыша. Күп кенә хатын-кызлар, төнге крем сөртмичә, битләренә унбиш минутка шул әкәм-төкәмне генә куеп торалар, – ди Регина. 
 
Сөлекнең селәгәе биологик актив матдәләргә һәм ферментларга бай. Менә аларның кайберләре:
Трипсин – ашкайнатуны яхшырта, аксымнар һәм углеводларны дөрес үзләштерергә ярдәм итә. 
Гирудин – тромблар барлыкка килүгә комачаулый, канның оешуын яхшырта. 
Катепсин – төрле характердагы шешләрнең таралуын һәм үсүен баса торган аксым. 
Гиалуронидаза – тукымаларны тукландыра.  
Аңарда инфекцияләрдән саклый торган бактерияләр дә бар. 
 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 19.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»