поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.10.2023 Дин

Мунчада йокларга ярамый. Ни өчен?

Йокы да, ашау-эчү кебек үк, Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт. Әмма без аның кадерен беләбезме? Динебездәге йокы әдәпләрен үтибезме?

“Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән шул хакта сөйләштек.
 
–    Хәзрәт, йокларга без ничек әзерләнергә тиеш?
–    Йоклар алдыннан Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм сөннәтләреннән булган “Аятел-көрси”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен өчәр тапкыр укып, тәнеңне сыпыру күркәм гамәл санала. Аерым догасы да бар: “Бисмилләһи әмүтү үә әхйә” (Әй, Аллаһ! Синең исемең белән үләм, синең исемең белән уянам). Тәһарәт алып уң якка яту шулай ук сөннәт санала. 
 
–    Ни өчен йоклаганда аяклар кыйбла ягына карарга тиеш түгел?
–    Бердән, хәнәфи мәзхәбе буенча ул әхлак нормаларына каршы килә. Икенчедән, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм йөзен кыйбла тарафына куеп йоклаган. Һәм без мөселман кешеләре аның тормышын, гамәлләрен үзебезгә үрнәк итеп алырга тырышабыз. Галимнәрнең сүзләренә караганда, аякларны кыйблла ягына куеп яту Аллаһы Тәгаләнең Кәгъбәтулласына хөрмәтсезлек  күрсәтү кебек килеп чыга. 

–    Куркыныч төш күргәндә нишләргә?
–    Сул якка төкереп, өчәр тапкыр “Ббисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим” дип әйтергә, аннары “Аятел-көрси” укып, “Лә иләһә иллә Ллаһү үәһдәһү лә шәрикә ләһү, ләһүл-мүлкү үә ләһүл-хәмдү үә һүә галә күлли шәйин кадир” (Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы иләһ юк һәм Ул бер Үзе генә, Аның тиңдәше юк. Аңа гына барча патшалык һәм Аңа гына барча мактау һәм Ул бар нәрсәгә кодрәтле) дип дога кылыгыз. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, начар төш күрсәгез, аны беркемгә дә сөйләмәгез, яхшы төш керсә, үзең ышанган якын кешеләреңә генә сөйләргә була, дип киңәш иткән. 
 
–    Төнге намаз турында да сөйләгез әле.
–    Төннең өченче өлешендә укыла торган тәһәҗҗүд, фарыз намазлардан кала, иң саваплы һәм иң хәерле намаз, дигән Аллаһ Илчесе.  Аны укыган кеше, иншәАллаһ, төрле зарарлардан, сырхаулардан, күз тиюләрдән имин булыр.  Тәһәҗҗүд намазыннан соң кылынган догалар да кабул булучан, бөтен кеше йоклаганда, татлы йокыларыңны бүлеп, Аллаһ ризалыгы өчен укылган намаздан соң Раббыңнан хаҗәтләреңне үтәүне сорау өчен иң күркәм вакыт бу. Тәһәҗҗүд намазы икедән унике рәкәгатькә кадәр кылына.
 
–    Ни өчен динебездә ахшам вакытында йоклау тыела?
–    Без татарларда аны эңгер-меңгер вакыт диләр. Кояш баеган вакытта җеннәр һәм шайтаннар тарала, алар йоклап яткан кешегә зыян китерергә мөмкин. Шәригатебездә көндез йоклау тыелмый. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең өйлә намазыннан соң ятып алуы билгеле. Галимнәр әйтүенчә дә. унбиш-егерме минут черем итеп алу организмны ял иттерә. 

–    Җен-шайтаннар үзләре йоклыймы соң?
–    Алар да адәм балалары кебек мәхлукатлар. Ашыйлар да, эчәләр дә, йоклыйлар да, үрчиләр дә. Бердәнбер аерма – алар күзгә күренмиләр, ә алар безне күрә. 

–    Төнлә идән юарга, бурычка акча бирергә ярамый дигәненә ышанырга кирәкме?
–    Болары ырым-шырым, хорафат кына, аларга ышанырга да кирәкми. Диндә төнлә идән юарга да, акча бирергә дә ярый, бернинди крашылык юк. 
 
–    Мунчада йокларга ярамый, диләр. Ни өчен? 
–    Мунча, бәдрәф – җеннәр оясы. Анда озак торырга да, йокларга да ярамый, югыйсә җен тияргә мөмкин. Динебез буенча мунчада парланып утырганда тулысынча чишенмичә, гаурәтне каплап юынырга кирәк, үзең генә юынган вакытта да шулай. Зиратта йокларга ярамавын да өстәп әйтергә кирәк. 
 
–    Җәннәттәгеләр йоклаячакмы?
–    Оҗмахта йоклау да, йоклыйсы килү дә, ару-талчыгу да, авыру-сырхаулау да, күңел тынычсызлыгы да булмаячак. 

–    Бала әти-әнисе белән ничә яшенә кадәр йокларга тиеш?
–    Алты-җиде яшенә кадәр әти-әнисе белән бер бүлмәдә йоклау хәерлерәк. Берничә бала булса, барыс бер бүлмәдә йоклый ала. Бу очракта һәр кеше үзенең мөмкинлегенә карый.
 
–    Иртән уянгач укыла торган дога белән дә таныштырсагыз иде, хәзрәт.
–    Иртә белән уянып күзне ачкач та, «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип, түбәндәге дога укыла: «Әл-хәмдү лилләәһилләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр» (Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр).
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 18.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»