|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.10.2023 Мәдәният
Бүген Татарстан АССРның атказанган артисты Хәнәви Хәмзә улы Шәйдуллинның тууына 85 ел (ТАРИХИ ФОТОЛАР)Хәнәви Шәйдуллин 1938 елның 15 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Табанлыкүл авылында туа. Мәктәптә уку елларында ул авыл үзешчәннәре оештырган концертларда катнаша. 1955 елның мартында Казанда республика үзешчән сәнгать смотрында катнаша. 1961 ел башында аларның авылына композитор Исмай Шәмсетдинов җитәкчелегендәге Татарстан радиосы һәм Татар дәүләт филармониясе вәкилләре җыр яздырырга килә. Концертта Хәнәви Шәйдуллин да чыгыш ясый. Филармониянең лекторий бүлеге сәнгать җитәкчесе Айсылу Мусина аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен оештырылачак җырчылар конкурсына чакыра. Ул шул ук елны Казанга килеп әлеге зур конкурста катнаша һәм ансамбльгә хор артисты итеп кабул ителә. Нота белеме белән дә Хәнәви беренче тапкыр шунда таныша, күмәк җырлау кагыйдәләрен дә шунда үзләштерә. Ансамбль коллективы белән ул Башкортстан, Урал, Себер якларында чыгыш ясый. 1964 елда «Сәхнәдә яшьләр» исемле концертларда җырчылар: Зәйтүнә Әхтәмова, Шамил Әхмәтҗанов, Флера Әгъләмова, баянчылар: Гали Җәмлиханов, Насих Вильданов, Фаил Исхаков, Владимир Федотов, алып баручылар: Мәрзия Вәлиева, Әзәл Яһүдин һ. б. белән бергә чыгыш ясый. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры. Хәнәви Шәйдуллин – артта, уңнан икенче. 60 еллар Хәнәви Шәйдуллин (сулдан беренче) Татар дәүләт филармониясе (Островский урамында урнашкан) бинасы каршында. 1961 ел Җырлый – Хәнәви Шәйдуллин, баянда – Хәйдәр Сафин.Яр Чаллы. «Энергетик» мәдәният йорты. 1978 ел. Хәнәви Шәйдуллин Әлфия Авзалова җитәкләгән «Казан утлары» вокал инструменталь ансамбле белән. 80 нче еллар Хәнәви Шәйдуллин (2 нче рәттә, сулдан икенче) татар әдипләре, журналистлары белән. 80 еллар Хәнәви Шәйдуллин баянчы Кирам Сатиев белән. 80 нче еллар Х.Шәйдуллин уртада беренче рәттә. Түбән Кама. 1998 ел.
--- |
Иң күп укылган
|