|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.10.2023 Җәмгыять
Казанда 13 яшьлек кыз югалганКазанда 13 яшьлек кыз бала югалган. «Татар-информ» мәгълүматларына караганда, кыз кичә, 13 октябрьдә, югалган. Бу хакта гариза полициянең «Вишневский» бүлегенә бирелгән, хокук саклау органнары эзләү белән мәшгуль. Югалган кыз Ләйсән исемле, 2010 елда туган. Буе 168 сантиметр, ябык гәүдәле, кара чәчле, кара күзле. Капюшонлы кара спорт костюмы кигән булган.
Нинди дә булса мәгълүматка ия һәркемнең 8 (800) 700-54-52 бушлай «кайнар линия»се аша элемтәгә керүен яки 112 номерына шалтыратуын сорыйлар.
Агентлыкка билгеле булганча, кызның югалу версияләренең берсе — якыннары белән конфликт булырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|