поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.10.2023 Мәдәният

Вил Усманов: "Вакыт кемнең кем икәнлеген күрсәтә"

12 октябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» фестивале тәкъдим иткән «Республика байлыгы» концерты күрсәтелде. Проектның җитәкчесе – Татарстан Республикасының халык артисты Вил Усманов тамашачыларның классикларыбыз җырларына караганда җиңел, күңелле музыкага өстенлек бирүен әйтте.

«Халыкның классик музыка концертларына аз йөрү сәбәбе күңелле, җиңел музыкага өстенлек бирүендә, әмма телевидение, радиолар аша, интервьюлар биреп, мәңге, үлмәс җырларыбыз, шундый сәнгатебез булуын да күрсәтсәк, яшьләр дә «Кара әле, нинди текә җырлар!» диячәк», – ди ул.
 
Проект филармония директоры Кадым Нуруллин тәкъдиме буенча эшләнелә. «Тамашачыга чын профессиональ сәнгатьне күрсәтергә кирәк. Хәзерге вакытта әлеге юнәлештә эшләүчеләр юк дәрәҗәсендә. Ә эстрада, эстрада инде ул…» – дип, сөйләде Вил Усманов.
 
«Мин татар эстрадасына бәя бирмим: кемдер бии, кемдер җырлый, кемдер плюска чыгып, йөреп керә. Һәркемнең үз тамашачысы, һәркем үз юлыннан бара. Вакыт кемнең кем икәнлеген күрсәтә: кемнеңдер җырлары мәңгелеккә калачак, ә кемнекедер онытылачак. Илһам абый, Әлфия апалар заманында да шактый гына җырчылар булган, әмма ниндидер мәсьәлә китә икән, без яңадан шул ике зур шәхескә әйләнеп кайтабыз», – дип, сөйләде Вил Усманов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
 
Вил Усманов проектның Казаннан тыш Әлмәт төбәгендә, Түбән Камада куелуын һәм алга таба башка район үзәкләрендә, шәһәрләрдә эшләргә ният барлыгын билгеләде. «Акча мәсьәләсе генә тора. Залда күпчелеге өлкән яшьтәге кешеләр, ә безнең халкыбызның үлмәс мирасын яшьләребезгә ишеттерәсебез килә», – диде ул.
 
Концертта Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары Гөлнара Байназарова, Алисә Мамина, Миләүшә Миңнушина, Алинә Хөснетдинова, Гөлназ Байбуллина, Илүзә Галимуллова, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, Халыкара конкурслар лауреатлары, Татарстанның атказанган артистлары Илгиз Зәкиев, Артур Исламов, Алмас Хөсәенов һәм «Казан нуры» инструменталь ансамбле чыгыш ясадылар.
 
«Артур Исламов, Илгиз Зәкиев кебек яшьләребез әз генә булса да халык колагында. «Браво» дип, торып басып алкышлыйлар бит. Димәк, бу халыкка кирәк! Аннан соң бүген концертта октябрьдә яңа гына эшкә алынган дүрт кыз катнашты: Алинә, Миләүшә, Гөлназ, Илүзә. Әле фамилияләрен дә истә калдырып бетермәдем. Филармония сәхнәсендә алар беренче адымнарын ясый», – диде Вил Усманов.
 
Концертның сәнгать җитәкчесе – Татарстан Республикасының халык артисты Рәсим Ильясов.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»