|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2023 Криминал
Ике "миллионер" дус банкоматны арбага салып чыгып киткәннәрПодмосковьеда сәүдә үзәгеннән банкоматны арбага салып алып чыккан ике миллионер дусны эзлиләр. Банкоматның юкка чыгуын 13 (!) сәгатьтән соң гына сизгәннәр. Матбугат чаралары язуынча, Истра шәһәрендә ир-атлар, ачыктан-ачык, йөзләрен яшермичә сәүдә үзәгенә ябылганнан соң – унберенче яртылар тирәсендә – кергәннәр. Ишек ачык булган. Банкоматны йөк ташый торган махсус арбага салган ахирләр тыныч кына бай тормышка аяк баса.
Банкомат эчендә ике миллион сумга якын акча булган. Хәвефсезлек хезмәте икенче көнне төштән соң гына банкоматтан җилләр искәнен абайлый. Бу вакыт эчендә караклар хәтта Мальдив утрауларына кадәр очкан булырга мөмкин.
Бурларны эзлиләр. Битлек-фәлән кимәгән җинаятьчеләрне күзәтү камералары кадрлары аша ачыкларга тырышалар. Каракларның 18 яше тулмаган үсмерләр булу ихтималы да карала.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|