|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2023 Криминал
Уфада яшь егет 14 яшьлек сеңлесен үтергәнКичә Уфада коточкыч хәл булган. 21 яшьлек Сергей Пугачев 14 яшьлек бертуган сеңлесен үтергән. Кызның гәүдәсен бүген иртән Черниковка бистәсендә тапканнар. Төнге сәгать 3-4 тирәсендә күршеләре аларның фатирыннан ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишеткән. Ләкин берсе дә керергә уйламаган. Ярдәм сорап ялварулы тавышлар ярты сәгатьләп ишетелгән.
"Mash Batash" каналы язган мәгълүматларга караганда, полиция иртән килгән, тикшерү барышында кызның җансыз гәүдәсен әнисенең машинасы багажнигында тапканнар. Абыйсы чыгып качкан, аны хәзер эзлиләр.
Күршеләре фаразлары буенча, бу фаҗиганең сәбәбе сеңлесенә карата көнләшү булырга мөмкин. Әниләре белән алар өчәү яшәгәннәр, әтиләре төрле булган.
Сергейга бәләкәй чактан ук игътибар җитеп бетмәгән. Егетнең холкы тыныч, әмма аралашучан булмаган, күршеләре белән дә исәнләшмәгән. Күптән түгел әнисе белән кызы Дубайга сәяхәткә барып кайтканнар, ә егетне үзләре белән алмаганнар. Бу очрак та абыйсында кызга карата нәфрәт уятырга мөмкин, дигәннәр.
Автор:Каспранова Ләйсән
--- |
Иң күп укылган
|