|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2023 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдинова Илфак Шиһапов белән яшәгән чаклары турында: «Ой, нәрсәләр генә булып бетмәде»Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова «Мәйдан» телеканалында чыгып килүче «Күңел күге» тапшыруында кунак булган. Алып баручы Ренат Галиәскәрнең сорауларына җавап биреп, җырчы Илфак Шиһапов белән яшәгән авыр да, бәхетле дә чаклары турында турында искә ала. – Казандагы беренче фатирны без Илфак белән 9 ел бергә яшәгәннән соң сатып алдык. Аңа кадәр 3 шәһәрдә 17 фатир алмаштырдык. Акча юклыктан. Кулда – бәләкәй бала... Ой, нәрсәләр генә булып бетмәде. 9 елдан соң без беренче фатирыбызны сатып алдык. Бер бүлмәле, 30 кв метрлы, иске, начар хрущевка. Аннан соң алып кайттык яңа диван. Ул минем өчен шундый зур могҗиза иде. «Илфак, монда беркем дә үлмәгән, беркем дә йокламаган, беркем дә мәхәббәт белән дә шөгыльләнмәгән. Бу – минем диван!» – минәйтәм. Ул шундый зур бәхет иде. Мин боларның барысын да хәтерлим. Ул вакытта минем тормышымда роль уйнаган, каядыр ярдәм кулы сузган, ниндидер матур сүз әйткән кешеләрнең мин берсен дә онытмыйм, – дип уртаклаша Илсөя Бәдретдинова.
--- |
Иң күп укылган
|