|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2023 Хәвеф-хәтәр
Әлмәт янындагы юлда ике җиңел машина бәрелешкәнӘлмәт-Сарман автоюлында «Лада Веста» белән Hyundai Solaris автомобильләре бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте. Билгеле булганча, ике автомобиль дә юл кырыена төшеп киткән. Йөртүчеләрнең берсен автомобильдән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре чыгарган.
Шаһитлар сүзләренчә, ике йөртүче дә җитди имгәнгән. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киткәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|