|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.10.2023 Фаҗига
25 яшьлек кызның үлемендә кем гаепле?Башкортстанның Дүртөйле районында Дүртөйле - Чакмагыш - Бүздәк автомобиль юлында коточкыч авария булган. Билгесез шофер яңгыр шартларында 25 яшьлек кызны бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Авариядә зыян күрүче вакыйга урынында һәлак булган.
Эзләү чаралары барышында механик зыян күргән "ВАЗ-2107" автомобилен полиция хезмәткәрләре Иске Солтанбәк авылы ишегалларының берсендә таба. Беренчел мәгълүматлар буенча, руль артында Дүртөйле районының 28 яшьлек кешесе булуы ихтимал. Хәзер аның кайдалыгын ачыклау өчен чаралар күрелә.
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|