поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.04.2011 Җәмгыять

Ярлы ятим буламы?

Түбән Новгород өлкәсендә фатирга ремонт ясамаганнары өчен яшь ата-ананың өч баласын өйдән алып киткәннәр.

Өлкәнең опека органы вәкилләрен фатирда кайнар су булмау да шаккатырган. Алар әйтүенчә, балага мондый шартларда яшәргә ярамый. Әлеге хәл Татарстан иҗтимагый оешмалары вәкилләрен да куркуга салган.  Ярлылык ятимлеккә әйләнмәсе?

 

Түбән Новгород өлкә­сендә күптән түгел булган хәл бөтен җәмәгатьчелекне аякка бастырды. Шохиннар гаиләсе өч бала – 3 яшьлек Матвей һәм яшь ярымлык игезәкләр Маша һәм Дашаны тәрбияли. Гаилә башлыгы алган 8 мең 600 сум хезмәт хакы биш кешелек гаиләгә очын-очка ялгап яшәргә генә җиткән. Шуңа күрә Шохиннар күптән түгел мирас итеп алган фатирда ремонт та ясый алмаганнар. Опека органнары вәкилләрен әнә шул борчуга салган. Өйгә килгән тикшерүчеләр әйтүенчә, фатирда кайнар су юк, йорт җиһазлары да җитәрлек түгел. Шуңа күрә өч баланы, ата-анадан аерып, медицина учреждениесенә урнаштырырга кирәк, дигән карар кабул иткәннәр. Ата-анага исә балаларны фатирны рәткә китергәч кенә кайтарабыз дигән шарт куйганнар. Матбугат чаралары аша Шохиннар турында мәгълүм булгач, ремонтка акчаны бөтен өлкә белән бергә җыйганнар.

 

“Татарстанда балаларны бу рәвештә гаиләдән тартып алу очраклары турында мәгъ­лүмат юк, – диде Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина. – Чит төбәктәге вакыйгалардан соң, безгә дә күңелләренә шик-шөбһә төшкән ата-аналар килә”. Узган елның ию­леннән (Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкил барлыкка килгән көннән) де­кабрьгә кадәр дәүләт оешмасында 233 мө­рәҗәгать кабул иткәннәр. Хатларның һәр дүртенчесе диярлек торак мәсьәләсенә бәйле.

 

“Әгәр өйгә килгән балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия вәкилләре һәм опека органнары сабый начар шартларда яши дип таба икән, алар баланы гаиләдән алып китәргә хокуклы. Иң элек сабыйны медицина уч­реждениесенә урнаштыралар. Аннары исә баланың һәм ата-ананың язмышы хәл ителә. Өйдән баланы алып киткәч тә, гаиләдә вәзгыять үзгәрмәсә, өлкәннәрне ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе күтәрелә”, – дип сөйләде Гүзәл Удачина. Суд карары – соңгы чик, әлбәттә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, былтыр республикада төрле сәбәпләр аркасында ятим һәм әти-әни карамагыннан мәхрүм калган 1472 бала исәпкә алынган.

 

Бала хокуклары буенча вәкил фикеренчә, бүген республикада сабыйга тиешле тәрбия бирә алмаган гаилә­ләр бихисап. “Әмма опека органнары социаль имин булмаган гаиләләргә карата артык йомшаклык күрсәтә”, – диде ул. Быел республиканың эчке эшләр органнары Сәла­мәтлек саклау, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, халыкны эш бе­лән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары белән берлектә 714 гаиләне исәпкә алган. Баласына тиешле тәрбия бирмәгән 5 мең ата-ана административ җавап­лы­лыкка тартылган. 148ен ата-ана хокукыннан мәхрүм ит­кәннәр.

 

“Әлбәттә, балага үз гаиләсендә тәрбияләнү яхшырак. Татарстанда алып барылган сәясәт тә шуннан гыйба­рәт. Әмма ата-ана үз бурычын тиешенчә башкара алмый икән, андый гаиләләр белән эшләүнең төгәл адымнарын булдырырга кирәк”, – диде вәкил. Чөнки эчкече ата-ананың, йә булмаса нарко­маннарның чит кешеләр сүзен тыңлап, агудан баш тартачагы шик уята. Ә йортка кайнар су кермәгән яки яңа өстәл, карават алырга акчасы җитмәгән гаиләләргә тынычланырга киңәш итте ул. Моның өчен генә баланы гаиләдән беркем дә тартып алмаячак, дип ышандырды Гүзәл Удачина.


Эльвира ШАКИРОВА
Ватаным Татарстан
№ 74 | 23.04.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»