|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2023 Мәдәният
Миләүшә Айтуганова: "Милли мультифест" кинофестивалендә катнашкан балалар безнең киләчәгебез"«Без «Байтик»та иң яхшы эшләр авторлары өчен махсус смена да үткәрәбез. Кыска гына вакыт эчендә мульфильм ясаудан тыш, балалар осталык дәресләре ала», – диде кинофестиваль җитәкчесе, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә. «Лагерьга педагогларыбыз, жюри әгъзалары килә һәм бергәләп балаларның эшенә анализ ясала. Катнашучылар ябылу тантанасына белемнәрен үстереп киләләр. Без балаларны котлау белән генә чикләнмичә аларга белем бирәбез», – диде ул. Быел әлеге профильле смена мәктәпләрдә көзге каникуллар чорында үтәчәк. Миләүшә Айтуганова «Милли мультфест» республика балалар кинофестивален республикада үтә торган «Алтын каләм» фестивале белән чагыштырды. «Анда журналистика нигезләре өйрәтелсә, биредә кино-анимация нигезләре», – диде ул. «Милли мультифест» кинофестивалендә катнашкан балалар безнең киләчәгебез. Бүген бәйгедә катнашкан балалар иртәгә профессиягә киләчәк. Чөнки бу киләчәк профессияләре. Фестивальнең максаты да шул – киләчәктә бу индустрияне булдыру», – диде ул. Оештыручылар тарафыннан уңышлы фильмнардан альманахлар ясала. Алар балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә таратыла. «Шаян ТВ» фондында да әлеге альманахлар бар. Кинофестиваль өчен эшләр ике номинация буенча кабул ителә: татарча анимацион фильмнар һәм татарча кыска метражлы фильмнар. Бәйгедә 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар катнаша ала. Катнашучылардан төрле техникада - пластилин, кәгазь анимациясе белән бергә заманча графика белән эшләнгәннәре дә кабул ителә, дип яза "Татар-Информ" МА.
--- |
Иң күп укылган
|