поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.10.2023 Язмыш

Марат Юнысов: «Бар назымны биргән, аның өчен үләргә әзер булган хатынымның хыянәте көчле итте мине»

Язмыш ничек кенә сынаса да, сынатмыйча яшәргә кирәк. Сарман районының Дүсем авылында гомер итүче Марат Юнысов әнә шулай дип яши. Ул башкалар кебек түгел. Язмышы да гыйбрәтле. Өстәвенә битендәге шешен күреп тә гаҗәпкә калучылар бар. Әмма ул бу хакта үзе бер дә кыенсынмыйча, һәркем аңларлык итеп сөйли.

– Гемангиома ул. Туганда ук булган. Әнигә шунда ук табиблар, бу баланың баш миенә зыян килергә мөмкин, дип кисәткән булалар. Бу шеш кешегә күчми, – ди Марат. – Әти белән әни мине табибларга күп йөртте. Өч яшемдә шешнең үлчәмен дә киметмәкче булалар. Тик ул барып чыкмаган. Мондый бала 20 яшькә дә җитми дип кайтарып җибәргәннәр. Шөкер, быел 50не тутырдым инде. Дөньяны яратсаң, яшисең икән.
 
Дөрес, Маратка, битендәге шешне алып атабыз, дип әйтүче табиблар да була. Янәсе, 3–4 операциядән соң берни калмаячак. Әмма ул ризалашмый. Язмышына ни язылган, шуңа риза булып яши башлый. Гаилә кора, балалары туа. Кызына – 10, малаена 4 яшьтә тормыш ачысы белән очраша ул.
 
– Көз ае иде. Эштән кайтсам, өйдә ут юк. «Әниегез кайда?» – дим. Балаларым әниләренең аларны бер машина белән кайтарып куйгач, үзенең каядыр чыгып киткәнен әйтте. Шалтыраттым, җавап бирми. Борчуга калдым. Ике көн үтте, хатыным кайтмады. Полициягә хатынымны эзләүләрен үтенеп, гариза яздым. Аны эзли башладылар. Ә бераздан чит номердан үзе шалтыратты. Мин башка кешегә кияүгә чыгам, туйлар узгач, балаларны кайтып алам, ди. Аяк астымда җир убылдымыни? Ничек инде башкага кияүгә чыга? Талашып та яшәмәдек бит! Балаларны алып китәм дигәне бөтенләй аяктан екты, – дип сөйли Марат. – Гаиләмне таркатасым килмәде. Кайтсаң, гафу итәм, дидем. Бер айдан «мине кыйныйлар» дип хәбәр салды. Кире кайтты. Әйбәт кенә яшәп киттек. Әле күрәселәр алда булган икән. Ярты ел узгач, безгә чит ир-ат килеп керде. Баксаң, хатынымның интернет аша танышкан яңа яры икән. Сөйләштек. Ире һәм балалары барын белмәгән. Хатыным үзен килеп алуын сораган.
 
Шунда Марат икенче тапкыр авыр хәлдә кала. Берзаман сумкаларын тутырып куйган хатыны килеп чыга. Кызы әнисенең аяк астына ятып ялвара, китмәвен үтенә. Тик ана бала аша атлап чыгып китә. Марат аерылышырга һәм ана хокукларыннан мәхрүм итәргә дип гариза тапшыра. Атна-ун көн дә үтми – хатын тагын кайтып керә. Иремне төрмәгә утырттылар, гафу ит, дип ялына. Марат тагын ышана һәм алдана. Яратуы көчле буладыр инде. Бер ай яшәгәч, хатыны янә чыгып китә. Бу юлы, Сарманга эшкә барам, ди. Шул китүдән 14 ел узган инде. Хатыннан бернинди хәбәр юк.
 
– Тормышымның асты өскә килгән вакытлар иде бу. Ярый янымда әнием булды. Әгәр ул булмаса, белмим, нишләр идем. Ничек итсәм иттем, балаларны кешегә бирмәдем. Хатын югалгач, туганнары, килеп, сабыйларны интернатка бир, дип киңәш иттеләр. Янәсе, мин – инвалид, әни пенсиядә. Менә бу сүзләрне ишетү дә җиңел булмады. Нишләп мин балаларымны ятимнәр йортына бирергә тиеш ди әле? Мин исән бит! Бирмәдем. Үзем амбарда эшләдем, әнием балалар карады, – ди Марат.
 
Әнисенең ташлап китүен кызы авыр кичерә. Сабый авыруга сабыша. Гел тыны кысылып азаплана. Марат баласын табибларга йөртә башлый. Тикшеренә торгач, нервлары какшаганын әйтәләр. Махсус дарулар язып бирәләр. Ахыр чиктә, шул дарулар бөерләренә дә бәрә. Марат кызын сәламәтләндерер өчен бик тырыша. Баласына кайчан ярдәм кирәк – шул вакытта машинасына утырта да табибларга алып чыгып китә. Шөкер, кызы савыга. Инде 25 яше тулган. Үз гаиләсе белән Чаллыда яши. Ире белән ике бала үстерәләр икән. Улына 19 яшь тулган. Әнисенең гамәлләреннән соң ул хатын-кызлар белән сөйләшә дә алмаган. Янына әбисеннән башка кешене якын да китермәгән. Әкренләп аның да йөрәк яралары төзәлә икән инде.
 
– Тормышыма бер дә үкенмим. Дөрес, бик авыр чаклар булды. Бар назымны биргән, аның өчен үләргә әзер булган хатынымның хыянәте көчле итте мине. Балаларым хакына тормышның якасына ябышып яшәргә өйрәндем. Шигырьләр, хикәяләр язам. Интернетта язылучыларым белән аралашам. Дөньям түгәрәк, дусларым күп. Иң зур бәхетем – балаларым. Шөкер, аларны аякка бастырдым, оныкларым бар, шатланып туя алмыйм, – ди Марат. – Кайберәүләр бала үстерү бәхетеннән дә мәхрүм бит. Эчеп, мескенләнеп йөрүчесе, торыр урыны булмаганнар күпме! Гаилә кормаганнар… Гаиләсе булып та кадерен белмәгәннәр бар. Мин алардан өстен әле. Шуңа бик сөенәм.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.10.2023
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»