поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.10.2023 Дин

Җәннәттә балаларың белән күрешеп булачакмы?

Газета укучыларыбыздан килгән сорауларга Казан казые Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирә.

–    Мәчет бакчасыннан чәчәк алырга ярыймы икән?
–    Мәчет һәм аның территориясендәге бөтен нәрсә вакф милке санала. Анда булган әйберләр мәчетнеке. Әгәр дә вакфка керем китерсен өчен чәчәкне саталар икән, аны сатып алырга ярый. 

–    Җәннәттә балаларың белән күрешеп булачакмы?
–    Әлбәттә, әмма аның өчен үзеңә җәннәт әһеле булырга кирәк. 
 
–    Коръән китабы өстендә тәсбих яки башка әйбер торса ярыймы?
Изге китап өстенә нәрсә дә булса кую әдәпсезлек билгесе булып тора, чөнки ул Аллаһ сүзләре һәм алар зур хөрмәткә ия.  
 
–    Коръән укып савабын вафат булган кешеләр рухына багышлау имештер дөрес түгел. Аларның гамәл дәфтәрләре инде язылган диләр. Ачыклык кертмәссезме икән?
–    Бу ялгыш фикер. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримнең “Хәшр” сүрәсе, 10нчы аятендә: “Сәхәбәләрдән соң килүче кешеләр: “И Раббыбыз, безне дә, бездән алдан иман китерүчеләрне дә ярлыка һәм иман китергән кешеләргә карата күңелләребезгә ачу салма. И, Раббыбыз, һичшиксез, син Аяучан, Рәхимлесең! Шул сәбәпле догаларыбызны кабул ит, дога кылалар”, – ди. Дога кылу ул игелекле гамәл. Коръән укып, аның хакына мәетләрнең рухын гафу ит, дип дога кылу шушы Китапның үзендә язылган булып чыга. Балаларның мәрхүм булган әти-әниләр өчен дога кылуы турында башка аятьләрдә дә язылган.   
 
–    Йөкле ханымга нинди догалар укырга кирәк?
–    Коръәнне укырга киңәш итәбез. Гарәпчә укый алмый икән, Аллаһы Тәгалә өчен иң кирәкле булган дога ул үз сүзләрең белән күңел түреннән чыгып әйтелгән дога.  

–    Төрле ташлардан, әйтик, гәрәбәдән ясалган муенсаны сәламәтлеккә файдасы бар дип тагу дөресме? Дингә каршы килмиме?
–    Традицион медицина аларның файдасын шаһитлык кыла икән, бу очракта кулланырга була. Әмма шунысын онытмыйк – шифа ул Аллаһы Тәгаләдән. Ниятегез дә дөрес булсын, таш булыша дип, Аллаһка ширек кылмагыз. Шул ук вакытта даруын да эчәргә, табиб кушкан башка дәвалану чараларын да кулланырга кирәк.   

–    Ипи, бала, әти-әни белән ант итәргә ярыймы?
–    Динебездә ул тыелган, бу – зур гөнаһ. Мөселман кешесе Аллаһы Тәгаләнең исемнәре белән генә ант итәргә тиеш: алар – валлахи, билләһи, таллахи.

–    Биргән сүзеңдә тора алмасаң нишләргә?
–    Сүзеңдә һичшиксез торырга кирәк. Аллаһы Тәгалә: “Икейөзлелекнең өч сыйфаты бар: ялган сүз сөйли, биргән сүзендә һәм вәгъдәсендә тормый, әманәткә хыянәт итә”, ди. Биргән сүзеңдә тора алмасаң, ул кешедән гафу үтенеп, кисәтергә тиешсең. Сүзеңне үти алуыңа баштан ук шикләнәсең икән, гомумән вәгъдә бирергә кирәк түгел. 

–    Исламда тыелган һөнәрләр бармы?
–    Диндә тыелган гамәлләргә китерә торган бөтен һөнәрләр дә тыела. 
 
–    Әтәчләр фәрештәләрне күргәч кычкыралар ди. Дөрес сүзме бу?
–    Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисендә, әтәчләр фәрештәләрне күргәч кычкыралар, дип хәбәр иткән.
 
–    Киселгән тырнак һәм чәчләрне кая куярга?
–    Күмеп куярга кирәк. Аллаһы Тәгалә безне балчыктан яралткан. Без җирдән чыктык, шунда кайтабыз да. Тырнак белән чәч кенә түгел, тешләрне дә җиргә күмү хәерле. 

–    Иманлы җеннәр алар нинди була?
–    Кешеләрнең иманлысы һәм имансызы булган кебек, җеннәр арасында да бар шундыйлар. Аллаһы Тәгалә, мин кешеләрне һәм җеннәрне фәкать Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен яралттым, ди. Ягъни кешеләр сыналган кебек, алар да сынала. Иманлы кешеләр нинди, иманлы җеннәр дә шундый.
 
–    Мөселман кешесенә кальян тартырга ярыймы?
–    Юк, ярамый. Ул – гөнаһ.  
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 05.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»