|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2023 Криминал
Нәрсә эшләгәнен аңлагач, өйдән чыгып качканБашкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Ишембайда полиция хезмәткәрләре иргә пычак белән чәнечкән хатын-кызны тоткарлаган. Мәгълүматлар буенча, полиция бүлегенә дәваханәдән пычак белән яраланган 59 яшьлек Васильевка авылы кешесен алып килүләре турында хәбәр килгән. Оперативниклар тиз арада шикләнүчене ачыклаган. Ул әлеге ир белән бергә яшәгән 45 яшьлек хатын булып чыга.
Алдагы көнне кич белән алар үз өйләрендә спиртлы эчемлекләр эчкән. Ниндидер мизгелдә ир хатынга иске үпкәләрен исенә төшергән һәм шелтәләр әйтә башлаган. Хатын, андый сүзләргә түзә алмыйча, иргә пычак белән ташланган. Нәрсә эшләгәнен аңлап алгач, өйдән чыгып качкан. Ә зыян күрүче күршеләренә мөрәҗәгать иткән, табиблар чакырткан.
Факт буенча тикшерү үткәрелә. Хатын-кыз сак астына алынган.
Фото: башинформ.рф
Автор:Денис Таваев
--- |
Иң күп укылган
|