поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.10.2023 Язмыш

Яшьлегендә кылган гөнаһы өчен баласы җавап тота

Әти-әнисенә бер кыз булып, иркә үсте Талия. Иркә тек иркә инде – ни укырга, ни эшләргә теләмәде кыз. Мәктәпне тәмамлагач та иптәшләре кебек югары уку йортына кереп азапланмады. Әти-әнисе үгетли торгач кына, пешекче булырга ниятләп, техникумга барды.

Иптәш кызларына кунакка кайткач, Радик белән танышты ул. Шул көннән соң алар аерылмадылар инде. Әти-әнисе янына кайтулар тагын да сирәгәйде.

Радикка военкоматтан повестка килгәч, бик күңелсезләнде Талия. Радик исә, әллә көтәсенә ышанмаганга, әллә бик яратканга, үзләренә алып кайтып калдырды аны. Кыз, көтәргә ышандырып, егет өендә яшәп калды, ләкин сүзендә генә тора алмады. Киленнең кыек юлда йөрүен белеп алган каенана ике сөйләшеп тормады, кызны өйдән куып чыгарды.

Радик армиядән кайтуга, Талия дә алар авылына кайтып төште. Егет аның белән сөйләшергә теләмәсә дә, бирешергә уйламады ул. Иптәш кызларына еш кайтып, гел Радикның күз алдында йөрергә тырышты. Аның икенче кыз белән очрашып йөрүен, өйләнүен дә кабул итә алмады. Ничек итсә итте, күп тырышты, ахыр чиктә Радик өч айлык баласы белән хатынын ташлап, Талиянеке булды.
 
Бу хатынның рәнҗеше төшәр дип берсе дә уйламады. Алиментны аз түләсен, дип, ирен гел аз акчалы җирләрдә эшләтте Талия, акчаның бүтән җирдән чыгасын гына уйламады. Талия дә иренә әти булу бәхетен бүләк итте анысы. Ике елдан тагы бер бала туды. Ләкин беренче сабый сәламәт түгел иде. Кая гына алып бармадылар, нинди генә табибларга күрсәтмәделәр баланы. Файдасы гына булмады. Төгәл диагноз да куя алмадылар, баланың авыруы исә елдан-ел көчәйде генә. Аптырагач, им-томчы әбиләргә йөри башладылар.
 
Арадан берсе Талиягә яшьлектәге хатасын искәртте. Хәзер бик үкенсә дә, соң шул инде. Талиянең елый-елый сөйләгәнен тыңлаганда, ата-ана ялгышы өчен бер гөнаһсыз сабый түләргә тиешме икән, дип уйладым.
Фото: пиксабай
 

Таңсылу РАМАЗАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 04.10.2023
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»